Минзәлә татар дәүләт драма театрында балалар өчен “Бәләкәч” театры ачыла.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Минзәлә татар дәүләт драма театрында балалар өчен “Бәләкәч” театры ачыла.

Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында 1дән 7 яшькә кадәрге балалар өчен февраль аеннан “Бәләкәч” театры ачыла. Биредә уен мәйданы 20-30 катнашучыга каралган. Монда 1 яшьтән зуррак булган нәниләр дә үзләрен яхшы хис итә. Артистлар белән балалар арасында уңай мөнәсәбәт урнаша. Театрның кече залы тулаем кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус җиһазландырыла", - дип хәбәр ителә сайтта.

Катнашырга теләге булганнар өчен, режиссер Алмаз Садриевның бәби-спектакльләр куюда тәҗрибәсе булуы, репертуарның  еш алышыначагы, тылсымлы дөнья ата-аналар өчен дә кызыклы булачагы җиткерелә.

Театр кызыксынучылардан тәкъдимнәр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International