Урыны белән томан төшүе көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән бераз кар, томан көтелә. Җил тотрыксыз, талгын. Юлларда бозлавык саклана.
Минзәләдә һаваның температурасы төнлә – -7..-12, көндез -5..-10 градус булачак.