Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Республиканың 24 районында авыл Мәдәният йортлары барлыкка киләчәк. Аларны сафка бастыру 260 миллион сумга төшәр дип көтелә.

 Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк. Аларны сафка бастыру 260 миллион сумга төшәр дип көтелә. Заказчы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары порталында.

Республиканың 24 районында авыл Мәдәният йортлары барлыкка киләчәк. 50 урынга исәпләнгән бер объектны төзү – 6,6 миллион, 100 урынлыны – 12 миллион, 200 урынлыны – 14 миллион, 300 урынлы Мәдәният йортын сафка бастыру 16,8 миллион сумга төшәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International