Соңгы 3 елда Татарстанда җирле бюджет хисабына 1,3 мең урам төзекләндерелгән

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2014-2017 елларда Татарстанда юлларны төзекләндерүгә 3 миллиард сумга якын инвестицияләр кертелгән.

2014-2017 елларда Татарстанда 1,3 мең урамда 630 чакрым юл ремонтланды. Бу максатларга муниципаль юл фондыннан якынча 3 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

2017 елда гына да республикада барлыгы 800 миллион сумга 150 чакрым юл норматив хәлгә китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International