Район мәдәният йортында районыбыз яшьләренең беренче форумы булып үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Нэля Бикеева, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы советы рәисе урынбасары Амриддин Комолов, “Веста” яшьләр үзәге һәм шәһәребезнең урта мәктәбе укучылары, укытучылары катнашты. Форумны Амриддин Комолов ачып җибәрде, ул үз чыгышында Татарстан Ре- спубликасында 9 меңнән артык чит ил студентының белем алуын, республикабыз- да 173 милләт вәкиле яшәвен әйтеп узды, милләтара мөнәсәбәтләр, толерантлык мәсьәләләре безгә, яшьләр сәясәтен оешты- ручылар өчен дә актуаль дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, без үсеп килүче яшь буынны лаеклы рәвештә тәрбияләүне максат итеп куябыз, диде. Нэля Бикеева шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты филиалы эшләвен әйтте, районыбызда яшәүче халыкларның мәдәниятына, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау барлыгын ассызыклады. Амриддин Комолов видеороликлар күрсәтеп, төрле проектлар белән таныш- тырып үтте, аннары ул сәхнәгә укучылар- ны чакырып чыгарып, флешмобта алар- ны музыка астында төрле халыкларның биюләрен биетте. Бергәләп әңгәмә корды- лар, фикер алыштылар, төрле ситуациядә мәдәниятны, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәнделәр.