«Сөмбелә» бәйгесендә Минзәлә педагогия көллияте данын әле яңа гына беренче курска укырга килгән, «ут чәчеп» торган егет һәм кызлар (фотода) яклады һәм әйтергә кирәк, сынатмадылар, афәрин аларга. М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте бинасында татар халкының милли бәйрәме – «Сөмбелә»гә багышланган бәйге узды. Әлеге республикакүләм бәйгедә урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 10 студентлар командасы үзара көч сынашты. Бәйгене көллиятнең музыка укытучысы Гүзәл Кәримова җитәкчелегендәге кызлар хоры ачып җибәрде. Залдагы һәркем «И, туган тел» җырын аягүрә басып тыңлады, кушылып җырлады. Әйе, бәйгегә килгән һәркем өчен татар теле – туган теле, Ана теле булып тора. Соңгы вакытта татар теле буенча килеп туган вәзгыять аларда да борчылу тудырганы сизелә. Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов та, конкурсантлар алдында чыгыш ясап: – Әлеге шау-шу – вакытлыча гына күренеш, – диде. – Ана телебездә аралашканда, милли гореф-гадәтләрне чагылдырган бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырылып торганда – телебез югалмас, – дип белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазый- фаларын башкаручы Нэля Бикеева да урта махсус уку йортлары арасында узган әлеге бәйгенең дуслык җепләрен ныгытучы бер чара булуын билгеләп үтте, һәркемгә лаеклы рәвештә җиңүләр теләде. «Котлы булсын уңыш бәйрәме!» театральләштерелгән композиция бәйгесендә коман- даларга 5-7 минут эчендә те- маны тулысынча ачып салыр- га кирәк иде. Өй эше буларак алдан бирелгән әлеге бәйгегә һәр команда булдыра алганча якын килергә тырышкан. Әйтик, Мамадыш политехник көллияте Фатих Хөснинең «Кабак» әсәрен сәхнәләштерде, күп кенә уку йортлары Сөмбелә бәйрәменнән күренеш тәкъдим итте. Студентларның матур милли костюмнар киеп, татар телендә чыгыш ясаулары, җырлаулары һәм бию башкарулары, мәкаль, әйтем һәм сы- намышларны иркен файдаланулары жюри әгъзаларында соклану ту- дырды. Шулай ук егет һәм кызларга компьютерда тест биремнәрен үтәргә, игенченең тырыш хезмәте хакында мәкальләр язарга, юллары буталган шигырьне дөрес итеп җыярга, безнең кырларда игелә торган культура бөртекләрен таный һәм исемнәрен дөрес итеп язарга, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән композиция ясарга кирәк иде. Капитаннар бәйгесендә исә һәркем үзенең сәләтен күрсәтте. Нәтиҗәдә, 1 нче урынга Казан технология һәм дизайн көллияте белән М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте командалары чыкты. 2 нче урынга Яр Чаллы педагогия көллияте лаек булды. 3 нче урынга Түбән Кама педагогия көллияте командасы иреште. Башка командалар исә төрле номинациядә дипломга ия булды.