Попечительләр советын балаларның киләчәк язмышы борчый

2017 елның 20 октябре, җомга

Балалар иҗат йортының актлар залында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт- Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын- кызлары берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы комитетының социаль мәсьәләләр буенча рәисе Светлана Захарова, «Бердәм Россия» партиясенең региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, партия төзелеше бүлеге начальнигы – Светлана Гиниатуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан региональ бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары, оешма җитәкчеләре һәм башка вазифаи затлар катнашты. Утырышны Татьяна Ларионова алып барды.Килгән кунакларны район башлыгы Айдар Салахов сәламләде. Райондагы социаль учреждениеләрдә тормышка ашырылучы проектлар, район җирлегендә эшләп килүче программалар, халыкның тормышын яхшырту өчен башкарылган эшләр хакында бәян итте. Утырышта күтәрелгән төп мәсьәлә «Бергә булдырабыз» социаль-гуманитар проектының приютта ни рәвешле тормышка ашырылуы булды. Әлеге проект кысаларында «Тургай» приютында башкарылган эшләр хакында приют директоры Вера Муринова чыгыш ясады. Татьяна Ларионованы исә приютның берьюлы ничә бала сыйдыра алуы һәм бүгенге көндә анда ничә бала тәрбияләнүе кызыксындырды. Директорның җавабыннан аңлашылганча, приютта запас урыннар бар. Әйе, приют – балаларның даими яшәү урыны булып тора алмый. Монда алар 1 айдан алып 1 елга кадәр генә тәрбияләнә ала. Шушы вакыт эчендә әти-әниләре дөрес юлга басып, кабат гаиләләренә кайтучы балаларның күп булуы сөендерә. Ләкин Татьяна Петровна балаларга имин булмаган гаиләләрдә яшәүгә караганда билгеле бер вакыт аралыгында бөтен уңайлыклар тудырылган приютта тәрбияләнүнең яхшырак булуын һәм приютның тулы куәтенә эшләвен тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. – Приютта буш урыннар тоту файдага түгел – диде ул. – Моның өчен ведомстовара оешмалар кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең дә ни рәвешле эшләвен ишетәсе килә, – дип ул КДН буенча сәркатип Елена Ворожцовага мөрәҗәгать итте. Ләкин төгәл җавап ишетмәде. Ә менә приют белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге арасындагы үзара эшчәнлеге хакында бүлек начальнигы Рөстәм Хәмидуллин ясаган докладтан канәгать калуын белдерде Татьяна Петровна. Башкала кунакларының район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллинга да сораулары күп иде. – Приютта тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалардан ни өчен балалар бакчаларында җиһаз, савыт-саба сорый- лар? Ике мәктәп укучысы бер дәреслектән укый? «Тургай» һәм интернат-мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучыла- ры алга таба укуларын кайда дәвам итә? Мәгариф бүлеге боларны ни рәвешле контрольдә тота? Наил Сәйманович, әлеге мәсьәләләр буенча хәбәрдар булуын һәм әлеге кимчелекләрнең бетерелүен әйтте. Ә менә приютны һәм интернат-мәктәпне тәмамлаучы сәламәтлекләре ягыннан чикләүләре булган балалар өчен шәһәрдә махсус уку йорты, группалар булмавы мәктәптән соңгы белем алуда билгеле бер авырлыклар тудыра, диде. Депутатлар бу мәсьәләнең республика күләмендә актуаль булуын яшермәделәр һәм бу юнәлештә эш алып барылуын әйттеләр. Чираттагы соравын Татьяна Ларионова Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билаловага юллады. – Минзәлә шәһәреннән кала «Тургай» приютына сезнең авыл җирлегеннән балалар күп килә. Агымдагы ел башын- нан җирлектән 10 бала килгән. Сәбәбе нидә? Авыл җирлеге башлыгы исә моның сәбәбен җирлеккә күченеп килүче имин булмаган гаиләләрнең күп булуы белән аңлатты. Аларның күбесе күпбалалы гаиләләр, диде. Шулай ук башкала кунакларын җәйге чорда «Тургай» при- ютында тәрбияләнүчеләрнең эш белән тулысынча тәэмин ителмәве, районда «Әтиләр советы»ның эшләмәве кебек мәсьәләләр дә борчу тудырды. Утырышта алда әйтелгән барлык мәсьәләләрне дә контрольгә алырга, районнан башка шәһәргә яки районга күченеп китүче имин булмаган гаиләләр турында урындагы җаваплы затларга гаилә һәм анда тәрбияләнүче балалар турында мәгълүмат бирергә, үзара мәгълүмат алышырга дигән бурыч куелды. Утырышның иң күңелле мизгеле «Бердәм Россия» пар- тиясе исеменнән приютка спорт җиһазлары – теннис өстәле алу өчен сертификат тапшыру булды. ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан региональ бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов та әлеге утырышта күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Балаларны тәрбияләү, аларның киләчәк язмышын кайгырту – безнең уртак бурычыбыз диде. Ул да буш кул белән килмәде, приютта балаларга үз күчтәнәчен тапшырды. «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыруда үзләреннән зур өлеш керткән оешма җитәкчеләренә һәм спонсорларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау бүлеге министрлыгы һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International