С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең оештыручысы Сабир Өметбаев исемендәге Кубокка чираттагы шахмат – шашка ярышларын үткәрде. Театрда берьюлы ике зур премьера әзерләнү сәбәпле уеннар быел “Юбилейный” да булды. Җиңүчеләрнең исемнәре елдан – ел үзгәрми, диярлек:
Хатын – кызлар арасында шахмат ярышлары буенча:
I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе
II урында – Диана Ткаченко сош №2
III урында – Эльвира Ахметова сош №2
Мәктәп яшендәге егетләр арасында:
I урында – Михаил Токарев пед.көллияте
II урында – Тимур Якушев пед. көллияте
III урында – Антон Сухоруков сош №2
Ир – атлар арасында:
I урында – Мөхәммәт Мукминов
II урында – Азат Шагалиев
III урында – Рушан Җәләлов горгаздан призлы урынннар яуладылар.
Нәтиҗәдә, шахмат буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокка хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Мөхәммәт Мукминовлар лаек булды.
Шашка ярышларында җиңүчеләр:
хатын – кызлар арасында:
I урында – Резеда Камалова Тат.Мөшеге мәктәбе
II урында – Эльвира Ахметова сош №2
III урында – Айгөл Карамова Тат. Мөшеге мәктәбе
Мәктәп яшендәге егетләр арасында:
I урында – Самат Камалов Тат.Мөшеге мәктәбе
II урында – Рөстәм Рахманов сош №3
III урында – Данил Тюрин сош №2
Ир – атлар арасында:
I урында – Әнвәр Камалов Тат.Мөшеге
II урында – Фирдәвес Шәрипов “Олимп”
III урында – Марсель Миннегәрәев
Нәтиҗәдә, шашка буенча С.Өметбаев исемендәге Кубокны хатын – кызлар арасында Резеда Камалова, ир- атлар арасында Әнвәр Камаловлар алды.
Шәһәребезнең №2,№3,№1 мәктәпләре укучылары, Тат.Мөшеге мәктәбе,педагогия көллияте студентлары үзләренең директоры Ренат Ибраһимов белән бергә, горгаздан, Филимоновка, Кадрәк авылларыннан, шәһәребезнең өлкән яшьтәге шахмат – шашка сөючеләре ярышларда катнашты.
Уеннарның баш судьясы – Әнвәр Камаловка , “Юбилейный” оешмасы җитәкчесе Фаяз Хизбуллинга,урынбасары Альберт Миннахметовка, өлкән администратор Елена Мещерякова зур рәхмәтебезне белдерәбез.Катнашучыларны киләсе елда, Сабир Өметбаевка 110 ел тулачак юбилей уеннарына көтеп калабыз.