Республика районнарында томан төшү ихтималы бар

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

 Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына карганда, иртәгә – 12 октябрьдә республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, томан булу ихтималы бар. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә 0..+5 градус булса, көндез – +8..+13 градуска кадәр җылыта.

Минзэлэдэ киләсе тәүлектә төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава торышы саклана, шулай ук явым-төшем көтелми. Минзэлэдэ төнге сәгатьләрдә минималь температура – +2..+4, көндез максималь һава температурасы +9..+11 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International