Парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты киләсе ел бюджет планын карый

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылачак.

Иртәгә, 12 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы була.

Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылачак. Алар арасында “Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 2019-2020 елларга план өлешенә бюджет турында”гы канун проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә җиңел машиналы таксилар белән пассажирларны һәм багажларны күчереп йөртү турында”гы (77-ЗРТ) Татарстан Республикасы  канунының үтәлеше хакында закон проекты, “Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы турында”гы 375-5 нче номерлы ТР кануны хакындагы закон проекты һәм башка проектлар бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International