Хәйрия спектакле

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Өлкәннәр көненә багышланган декада уңаеннан 9 октябрьдә Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында Э.Яһудин әсәре буенча куелган “Бер яшәп калыйк әле” хәйрия комедиясен күрсәтте. Шәһәрдә яшәүче башка өлкән яшьтәге кешеләр еш кына “Быел театрда спектакль күрсәтмиләр мени безгә?”-дип сораулар белән шалтыраттылар. Театрда бик тыгыз ритмда ике зур премьера чыгарылу сәбәпле, хәйрия спектакле Картлар йортында күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International