Минзәлә театры 13 октябрьдә, сезон ачылышына кадәр, "Иблис" трагедиясен премьера алдыннан күрсәтәчәк.

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

 Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры яңа сезонын 27 октябрьдә А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) спектакленең премьерасы ачырга планлаштырса да, 13 октябрьдә, сезон ачылышына кадәр, театр “Иблис” трагедиясен премьера алдыннан күрсәтәчәк.

“Иблис”нең авторы – азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвид. Режиссеры – дөньякүләм танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов. Шигъри тел белән язылган пьесаны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Рәссамы – Валерий Яшкулов. Балетмейстеры – Нурбәк Батуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International