Бу юнәлешкә акча республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан бирелә. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен Татарстан бюджетыннан һәм федераль бюджеттан 355 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 15 млн сумы федераль бюджеттан каралачак. Бу хакта бүген парламент тыңлаулары вакытында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бу сумма, 2017 ел белән чагыштырганда, индексацияләнгән.
«Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә федераль бюджет катнашмый, моңа республика гына акча бирә. Киләсе елга ул сумма 195 млн сум булыр дип фаразлана», - диде министр