Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәмгә ярты миллиард сум акча бүлеп бирәчәк

2017 елның 6 октябре, җомга

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 25 төбәктә түләүләрне башкару өчен өстәмә акча кирәклеген җиткергән.

 Өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр хөкүмәттән ярдәм алачак. Россия Хөкүмәтенең бүгенге утырышында әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу булачак һәм бу максаттан ярты миллиард акча бүләчәк, дип җиткерә ТАСС Дмитрий Медведев сүзләренә сылтама белән.

Россия Хөкүмәте башлыгы әлеге чараның 50 төбәктә баруын һәм анда ярдәмгә инде 16 млрд сум акча җибәрелүен җиткергән. Шулай да 25 төбәктә күп балалы гаиләләргә ярдәмкүрсәтү өчен өстәмә акча кирәклеген аңлаткан ул.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев әлеге чара балалар тууы артуга китерәчәк дип саный.

“Хөкүмәт карары проекты төбәкләрдә әлеге бурычны башкару өчен ярты миллиард сум өстәмә акча бүлүне күзаллый”, - дип билгеләп үткән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International