Россия Хөкүмәте илдә юл челтәренең үсеше өчен 10 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирәчәк.
"10 миллиард сумлап акча юл хуҗалыгы өлкәсе программасына – күперләр ремонтлау һәм реконструкцияләүгә, башка юл корылмаларына, шулай ук төбәк, муниципальара һәм муниципаль юллар челтәрен киңәйтүгә юнәлтеләчәк”, – дип җиткергән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәте утырышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Өстәмә акча ярдәм буларак авыл хуҗалыгына да бүленә. 2 миллиардтан артыгы агросәнәгать комплексы объектларын төзүгә, техника алуга биреләчәк",– дигән Министрлар Кабинеты башлыгы.
Медведев быел әлеге максаттан 10,5 млрд сум акча бүленгән булуын искә төшереп узган.
"Тагын бер субсидия мәктәпләрдә укучылар сәламәтлеге мониторингы системасын кертүгә булачак", – дип өстәгән Премьер-министр.