Татарстан Гидрометеорология үзәге: октябрь башы кояшлы, коры, әмма салкынча булачак

2017 елның 29 сентябре, җомга

 Татарстанда "әбиләр чуагы"  сентябрь уртасында төгәлләнде, әмма октябрьдә коры, салкынча һава торышына өмет бар. Бу хакта беренчел фаразларга нигезләнеп, XXI гасыр эклологик вазгыятенә багышланган III халыкара конференциядә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь җиткергән, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

“Әбиләр чуагы" дип аталырлык актив җылылыкны якын арада көтеп булмый. Ә менә беренчел фаразлар буенча, октябрьдә республика территориясендә антициклон урнаша”, – дип белдергән Татарстан метеорология хезмәте башлыгы.

Синоптиклар көтүенчә, әлеге антициклон салкынча, әмма октябрь өчен нормаль һава температурасын алып килә, төнлә бераз минус, көндез температура 5 – 7 градус җылы булачак. Шул ук вакытта коры һәм аяз һава торышы сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International