Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырырга, диде Президент.
Һәр районда да кооперативлар булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика парламентына еллык юлламасында шундый максат куйды.
“Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өлкәсендә алга китү булсын өчен авылларда кулланучылар кооперативын үстерергә кирәк. Республикада 46 кооператив төзелгән. Безнең максат — аларны ике тапкыр арттырыга”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Анда депутатлардан тыш, министрлыклар, ведомстволар һ.б. рәсми затлар катнашты. Алдан хәбәр ителгәнчә, барлыгы 700 кеше чакырулы иде. Утырышны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн трансляцияләде.