Җиңү паркында Дуслык бәйрәме

2017 елның 15 сентябре, җомга

Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән “Дуслык сәйләне” дип аталган бик матур бәйрәм чарасы булып узды. 
Бәйрәмдә 2 нче ,3 нче, 4 нче балалар бакчасыннан килгән балалар катнашты. Әлеге чараның төп максаты булып Татарстан Республикасының чиктәш ут күршеләребез- Идел буе халыклары турында мәгълүмат алу, балаларда әхлакый һәм патриотик хис тәрбияләү, Ватанга, үз халкына һәм туган илебезгә мәхәббәт хисе уяту. Нәни тамашачылар башка милләт, әйтик рус, татар, башкорт, мари, удмурт, чувашлар халыкларының мәдәни культурасы һәм сәнгате белән таныштылар. 
Бәйрәм күрше Республика халыкларының гореф-гадәт, милли ризыкларын тәкъдим итү белән берлектән шигырь, җыр- биюләре белән үрелеп барылды.Балалар төрле халык киемнәреннән киенеп килгәннәр иде. Бәйрәмдә аеруча Идел буе халыклары костюмнарыннан киенгән зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башка бакча балалары белән рус, чуаш,удмурт халык уеннарын бик яратып уйнадылар . Көне дә искиткеч матур, җәйгечә җылы иде. Килгән кунаклар, нәни тамашачылар үзләренә күп мәгълүмат алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International