Туган көнендә яңа йорт ачкычы алды

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Флүрә МУСИНА

Районыбызда федераль программа буенча сугыш ве­тераннарына йортлар төзү дәвам итә. Район башлыгы Айдар Салахов ветеранны туган көне белән котлады. Әбинең тормыш-хәлләрен сораштырды, сәламәтлеге белән кызыксынды. Вете­ранга саулык, озын гомер теләде. Район ветераннар советы рәисе Заһир Зыят­динов, башка кунаклар да ветеранны котлауларга ку­шылдылар.

– Без авыр сугыш елла­рында тынычлык өчен го­мерен дә кызганмаган як­ташларыбызны онытмаска, киләчәк буын өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куй­ган ветераннарыбызга ае­руча игътибарлы булырга, торак шартларын, тормыш-көнкүреш хәлләрен беле­шеп торырга бурычлы, – диде район башлыгы.

Ветеранга «Мелиорация» Минзәлә ПМКсы төзегән йорт һәм төзекләндерелгән йорт яны шәһәребезгә ямь өстәп тора. Ике бүлмәле йортның мәйданы 50 кв.м. Янәшәсендә 6 сутый җир участогы бар. Йортта бөтен уңайлыклар тудырылган, җылы һәм якты, газ ка­заннары урнаштырылган: салкын су да, кайнар су да агып тора. Идәннәре җылытылган. Йорт янындатөзекләндерү эшләре көзен дәвам иттереләчәк, куаклар да утыртылачак.

Нәсимә Миннәхмәтова:

– Мин моңа кадәр Строительләр урамында яшәдем. Озакка сузмый бирегә күченеп киләм, йорт бик ошады, мин бик канәгать. Әлеге бүләк өчен хөкүмәтебезгә дә, район һәм шәһәр җитәкчелегенә дә бик рәхмәтлемен. Шәһәр үзәге, бөтен шартлар бар. Төзүчеләргә аеруча рәхмәт, – диде ул шатлыгын уртак- лашып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International