Әлеге фатир ачкычын аңа тантаналы төстә район башлыгы Айдар Салахов тапшырды. Айдар Фәслахович аңа эшендә уңышлар теләде, пацентларның сәламәтлеген кайгыртуда армый-талмый хезмәт итүдә зур тырышлык куюын сорады. Яна Адылевна Казан шәһәреннән, медицина университетын тәмамлап хастахәнәдә әле күптән түгел генә эшли башлады. Тиз арада авыруларның хөрмәтен яулады. Бу фатирны кыска вакыт эчендә ”Мелиорация” Минзәлә ПМКсы эшчеләре капиталь төзекләндергән, бик матур итеп ремонт ясаган.