Клуб та яңарды

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бу чорда яшәүче авыл хал­кы бу вакыйганы Мәдәният йорты янына җыелып, зурлап билгеләп үтте. Әлеге танта­нага Дәүләт Советы депута­ты Ирек Шәрипов һәм район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиевның килүе тантанага аерым төсмер биреп, икенче яктан авыл халкына күптәнге проблемаларына җавап эзләргә мөмкинлек тә тудыр­ды. Биредә әле күптән түгел генә ремонтланган мәктәп би­насы буш тора. Балалар саны бик аз булу проблемасы – бу авылда гына түгел.

Биредә авыл халкы шул мәктәпнең бер ягында реконструкция үткәреп, мәктәпкәчә яшьтәге 12 ба­ланы бакчага йөртергә хы­яллана. Район җитәкчелеге бу проблеманы белә, чишү юлларын эзли. Республикакүләмендәге махсус про­грамма алынуына өметләнә!

Авыл җирлеге урнашкан Мәдәният йортын төзек- ләндерү республика, район, авыл җирлеге бюджетына 1,5 миллион сумга төшкән.

Мәдәният йорты янын­да төзекләндерү эше рай­он власте һәм җирлектәге бюджет хезмәткәрләре көче белән башкарылган. Шуңа хәзер бу мәдәният учагы яңалардан бер дә ким түгел. Анда элеккечә барлык ча­ралар да зурлап, матурлап үткәреләчәгенә шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International