Флүрә МУСИНА
Шушы көннәрдә 3 нче санлы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Надежда Волощенко шәһәр Советы депутатлары Хәмзә Гыйләҗетдинов һәм Елена Сысоева белән берлектә өмә оештырдылар.
Депутат Хәмзә Гыйләҗетдинов үзенә беркетелгән участокта – балалар мәйданчыгында – Боз сарае хезмәткәрләре белән түбәндәге эшләрне башкардылар: комлыкны яңарттылар, гөмбәчек ясадылар, биредәге спорт корылмаларын буяп куйдылар. Минзәлә Идарәче компания хезмәткәрләре үләннәрне чаптылар, Пионерская урамындагы 41 нче, 39 нчы йортта яшәүчеләр чабылган үләннәрне җыеп алдылар. Депутатлар, шәһәрдә яшәүчеләр һәм ТОС җитәкчесе белән бергәләшеп эшләү яхшы нәтиҗә бирә.
Гурьянов урамындагы 46 нчы, 46а, 48 нче йортлар ишек алдындагы балалар мәйданчыгында тагын бер өмә үтте, ул депутат Елена Сысоева тарафыннан оештырылды. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр Зөһрә Нәфиева, Альфир Хәмитов, Римма Упаева, Гөлнәмия Симонова, Галина Тазова, ТОС җитәкчеләре Лариса Горячева һәм Наилә Сәлимгәрәева әлеге участокта актив катнаштылар, ә Регина Горбунова хәтта үзенең кечкенә кызы Самира белән өмәгә чыккан иде.
Надежда Волощенко, ТОС №3 җитәкчесе:
– Шәһәрдә “Бердәм Россия” партиясе Минзәлә җирле бүлекчәсенең “Уңайлы ишегалды” проекты кысаларында башланып киткән эш дәвам итә. Шуңа күрә һәркемгә зур рәхмәт, ә депутатларга теләк шул: игелекле эшне сез башладыгыз, бу дәвамлы булсын иде. Ә без, шәһәрдә яшәүчеләр һәм ТОС җитәкчеләре, сезгә һичшиксез таяныч булырбыз