Зур шатлык белән бәйрәм ителсен

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Әлһәмдүлилләһ! Барлык мөселманнар өчен дә олугъ бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетенә дә җиттек. Шушы көнгә ирешүе белән районыбызның һәрбер мөэмин-мөселман бәндәсен котлыйм. Белгәнебезчә, мөселман кешесе һәркемгә хәерхаһ бу­лырга, һәркемнең игелеген, һәркемнең хәерлеген теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул кешелеклелек кануннарын – үзебез турында гына түгел, җәмгыятебез тарафыннан кыерсытыл­ган, кимсетелгән кешеләрне, туганнарыбызны, якыннарыбызны да искә алу өчен бер форсат. Ягъни фани дөньядагы һәр яшәеш көнебезне мөселман кардәшләребез белән берлектә, бергәлектә, бер-беребезгә ярдәмләшеп үткәрергә чакыра.

Корбан гаете янәдән иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакъландырырга, начар уйлардан, явызлыктан арынырга сәбәпче булып тора. Шуңа да мөселманнар әлеге олугъ бәйрәмне түземсезлек белән көтеп алалар. Ошбу изге бәйрәм көнне без, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, яхшы гамәлләр генә кылып, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Корбаннарыбыз­ны чалганда туганнарыбызны, дусларыбызны, күршеләребезне искә алып, алар белән яхшы мөнәсәбәтләребезне тагын да җанландырып, бу шатлыклы көнне бергәләп бәйрәм итәбез.

Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкап, укыган намазлары­бызны, кылган гыйбадәтләребезне, хаҗларыбызны, догалары­бызны һәм дә чалган корбаннарыбызны кабул итсә иде. Корбан бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Уйларыбыз, фикерләребез һәм гамәлләребез изгелектә генә бу­лып, киләчәк Корбан бәйрәмнәрен дә исәнлек-саулыкта каршы алырга насыйп булса иде!

 

Имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International