Заманында җәй җитү белән 20 еллап комбайн штурвалы артында кырлар иңләде, ЮМЗ-6 тракторында экскаваторда да хезмәт куйды, Т-70 тракторы белән рәт араларын эшкәртте. Агрофирмага яңа МТЗ-82 тракторы кайткач, кемгә бирергә дип аптырап тормадылар, Азатка тапшырдылар. Хәзер ул ш ул т ракторы б елән язын к укуруз чәчә, аннары рәт араларын эшкәртә, хәзер терлекләргә өстәмә азык ташый, кыш көне “ДеЛаВаль” белән фермадагы малларны туендыра. Үз эшен, кыр- басуларны чын күңел белән яратучы ир узаманы пенсия яшенә җитсә дә, МТЗ-82 тракторын иярләп, бүген туган ягында хезмәт куя.
– Аңардан башка кукуруз чәчүне, терлекләр туендыруны күз алдына да китереп булмый, яшьләр белән ярыша-ярыша эшли әле Азат абый. Ул алыштыргысыз эшчебез, безнең горурлыгыбыз, – дип мактады, бүлекчәнең башкарма директоры Илфак Рафаэль улы Мәүҗиев.
Азат эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Гөлфия ханым белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, икесе дә Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.