Авыл җирлеге турында

Адрес: 423706, ТР, Минзәлә районы, Урыс авылы
Тел.: 8(85555) 2-79-86,
E-mail:Urus.Mnz@tatar.ru
Географик урнашкан урыны:
Урыс авыл җирлегенең мәйданы Түбән Кама сусаклагычы акваториясеннән тыш 5518 га тәшкил итә.
Урыс авыл җирлеге Әгерҗе, Тукай муниципаль районнары һәм Минзәлә муниципал районының Тауасты Байлар, Коноваловка, Хуҗәмәт авыл җирлекләре белән чиктәш.
Урыс авыл җирлеге чиге Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Әгерҗе, Тукай һәм Минзәлә муниципаль районнары кисешкән урында, Тукай муниципаль районының Боерган торак пунктыннан көнчыгышка 6 чакрымда 67 нче чат ноктасыннан уза; алга таба чик Түбән Кама сусаклагычы буйлап 2,3 чакрымга төньяк-көнбатышка, аннары Урыс авылының 8,6 чакрымдагы ноктасынакөньякка таба Игәт елгасы белән кисешкән урынга кадәр; алга таба чик 3,2 чакрым Игәт елгасы буйлап өскә, агым буйлап, аннары 3,5 чакрымга төньяк-көнчыгышка Тигауш елгасына кадәр; алга таба чик Тегәвеш елгасы буйлап агым буйлап өскә, Урыс авылындагы 8,6 чакрымда урнашкан ноктага кадәр; алга таба чик 3,2 чакрымга көньякка, Минзәлә урман хуҗалыгының Юртау урманчылыгына таба бара, аннары көнчыгыш юнәлештә урман массивын төньяктан М-7 юлының Тулбай автоюлына кадәр урап уза. Алга таба чик М7-Тулбай автоюлына параллель рәвештә төньяк-көнбатышка таба инешнең озын чокыр белән кисешкән ноктасына кадәр, алга таба урман посадкасы буйлап төньяк-көнчыгышка борыла, 3,1 чакрымнан соң, төньяк-көнбатышка таба борыла, Боерган-Минзәлә автоюлын аркылы чыгып, Боерган-Минзәлә-Гөлек автоюллары кисешкән урыннан төньяккарак 3 чакрымда урнашкан ноктага килеп җитә, алга таба чик Минзәлә-Гөлек автоюлы буйлап төньяк-көнчыгышка китә, 1,3 чакрымнан соң, урман посадкасына җиткәч, көньяк-көнчыгышка борыла һәм урман посадкасы буйлап Әверлән инешенә кадәр җитә. Алга таба чик урман буйлап Түбән Кама сусаклагычына төшә һәм Түбән Кама сусаклагычы буйлап төньяк-көнбатышка Түбән Кама сусаклагычы акваториясенә кадәр сузыла. 2005 елда Гөлек авылы янында нефть ятмалары табылды. Әлегә кадәр тәүлегенә 21 тонна нефть чыгарыла. Гөлек авылы янында археологик казу эшләре бара.
Мәйданы, халык саны һәм составы
Авыл җирлеге территориясендә барлыгы 1017 кеше яши.
1009 ы – татарлар
24 е – руслар
Шәхси ярдәмче хуҗалыкта 123 га җир мәйданы исәпләнә
Башка җирләр – 426 га.
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр – 4969 га.
Кыскача тарихи белешмә
Минзәлә районы халык депутатларының Урыс авыл Советы 1962 елда оешкан.
Административ үзәк – Урыс авылы.
Урыс авылы
Авыл исеменең килеп чыгышы турында ике риваять йөри. Аларның берсендә авылга Урсун атлы кеше, икенчесендә Ырыс атлы кеше нигез салган диелә. Кайберәүләр авыл исеме “Үр су” сүзтезмәсенә бәйле рәвештә барлыкка килгән фикердә. Татар энциклопедиясе институты хезмәтләрендә авыл 1722 елдан бирле билгеле диелә. Авыл турында документлар Минзәлә воевода канцеляриясендә 1732 һәм 1738 елларда төзелгән. Документларның икесендә дә Уразов фамилияле кеше турында сүз бара. Салагыш тюбасының Байлар волосте җирләрен Генераль межалау вакытында крестьян общинасына 1904 дисәтинә җир, типтәр общинасына 288 дисәтинә җир бүлеп бирелә. Крестьян хуҗалыклары иген игү, терлек үрчетү белән уңышлы шөгыльләнгән. Төп шөгыльләреннән башка сатуга кәрҗин, чабата үргәннәр. Авылда икенче тапкыр коллектив хуҗалык 1930 елда оеша. 1934 елда 108 хуҗалык колхоз булып оеша, ә 17 се единоличник булып кала. 1953 елда колхоз “Красный флот” Тулбай авыл хуҗалыгы артеле белән берләшә. 1959 елда хуҗалыкка Калинин исемендәге Гөлек колхозы килеп кушыла. Эреләнгән хуҗалыкка Вахитов исемен бирәләр. Аның составы бүгенге көндә дә үзгәрешсез калган. 2006 елда “Вамин” агрофирмасының “Чулман” составына керә, Вахитов исемендәге бүлекчә.
Гөлек авылы
Риваятьләр буенча, торак пункты булачак урынга беренче булып Гөлеш атлы кеше казык каккан, һәм ул аңа нигез салган. Авыл искә алынган иң беренче документ 1706 нчы ел белән даталанган.
Авыл крестьяннары иген иккән, терлек асраган, умартачылык, арба-чана ясау белән шөгыльләнгән, Кама пристаньнарына акча эшләргә йөргән. 1929 елда авылда “Кызыл юл” колхозы оеша. 1930 елда янәдән коллектив хуҗалык булдырылып, аңа Калинин исеме бирелә. 1920 елга кадәр авыл Уфа губерниясенең Минзәлә өязе, Күзкәй волостена керә. 1940 елда хуҗалык кечерәя, күпләр гаиләләре белән Ижауга, Воткинскига, Курья бистәсенә һәм башка шәһәрләргә күченеп китә.
Тулбай авылы
Авыл исеме кеше исеменнән килеп чыккан. Торак пункты Сөрмәт елгасы янында урнаша, аннары тулбайлылар Тиргәвеш елгасының уң як ярына күченәләр, авыл бүген дә шунда урнашкан. Торак пункт Минзәлә район үзәгеннән 19 чакрымга көнбатышкарак, Чаллы-Күзкәй автоюлыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Авылга 1747 елда нигез салынган. Авыл халкы ике сословиедән – вотчиналы башкортлардан һәм типтәрләрдән торган. Җирләрне Генераль межалау вакытында башкорт общинасына 3626 дисәтинә җир беркетелә, типтәрләргә исә – 112 дисәтинә җир бирелә. Тулбайлылар иген игү, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнә, ат арбасы ясый, сатуга кирпеч яндыра. 1929 елда булдырылган “Красный флот” колхозы тарала, 1953 елда Вахитв исемендәге колхозга кушыла.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү
Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән ветераннар саны 19 кеше тәшкил итә. 19 ветеран да торак белән тәэмин ителде, шуларның 17 се – икенчел торак базарында фатирлар сатып алды, калганнары яңа йорт төзеде.
Торак төзелеше
2011 елда Урыс авыл җирлегендә 9 йорт төзелде – 648 кв.м.
2011 елда Урыс авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
Тулбай авылында эчә торган су өчен скважина куелды.
Капиталь ремонт
2011 елда Урыс урта мәктәбе ашханәсендә капиталь ремонт уздырылды, бинаның тәрәзәләре яңартылды.
 
 

Соңгы яңарту: 2017 елның 27 октябре, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International