Контакт өчен мәгълүмат
Адрес:
423729, ТР, Минзәлә районы, Воровский исем. совхоз җирлеге. Центральная урамы, 18.
Телефон:
8(85555) 2-96-24.
E-mail:
Vorov.Mnz@tatar.ru
Адрес: 423729, ТР, Минзәлә районы, Воровский исемендәге совхоз бистәсе, Центральная урамы, 26.
Телефон: 8(85555) 2-96-24, факс 8(85555) 2-96-24.
E-mail: Vorov.Mnz@tatar.ru
Географик урнашу урыны:
Административ үзәге - Воровский исемендәге совхоз бистәсе. Авыл җирлеге составына Воровский исемендәге совхоз бистәсе, Сарсаз Горы авылы керә. Воровский исемендәге авыл җирлеге Яңа Мәлкән, Иске Маҗын, Аю авыл җирлекләре һәм Минзәлә урман хуҗалыгы белән чиктәш. Ул шулай ук Актаныш муниципаль районы, Яңа Мәлкән, Юртау, Иске Маҗын авыл җирлекләре, акватория буенча Түбән Кама сусаклагычы һәм Минзәлә шәһәре белән чиктәш.
Воровский исемендәге авыл җирлегенең чикләре Яңа Мәлкән авылыннан төньяк-көнбатышка таба 0,5 км да, Түбән Кама сусаклагычына тоташып, Яңа Мәлкән белән Воровский исемендәге авыл җирлекләре кисешкән урыннан, алга таба аның чикләре төньяк-көнчыгыш юнәлеше буенча 7,5 км да Актаныш муниципаль районы белән тоташкан урыннан уза. Төньяк-көнбатыш юнәлештә 1,5 км да Актаныш муниципаль районы чикләре яныннан, аннары Минзәлә шәһәреннән төньяк-көнчыгышка таба 2 км ераклыкта урнашкан ноктага кадәр 12 кмга көнбатышка таба борыла, аннары авыл җирлегенең чикләре көньяк-көнчыгышка таба Түбән Кама сусаклагычы акваториясе буйлап Иске Маҗын авыл җирлеге белән тоташкан урыннан уза.
Аннары авыл җирлегенең чикләре Цигайский үзәнлеге буенча М7 федераль юлы юнәлешендә көньякка таба юнәлә, федераль юл аша үтеп Минзәлә урман хуҗалыгы карамагындагы Минзәлә урманчылыгының 2 нче кварталының төньяк почмагына чыга, аннары ул урман массивының шушы ук кварталыннан 2,5 км көнчыгыш яклап уза. Аннары төньяк-көнбатыш юнәлешендә Минзәлә урман хуҗалыгы карамагындагы Минзәлә урманчылыгының 104 нче квартал урман массивының көнбатыш почмагына кадәр бара, аннары шушы урман массивын Дружба авылы юнәлешендә көнбатыш яклап урап үтә, Дружба авылын төньяклап узып 107 нче квартал урман массивының көнбатыш почмагына чыга. Монда авыл җирлеге чикләре Минзәлә урман хуҗалыгы карамагындагы Минзәлә урманчылыгының 107, 103, 100, 101 нче кварталларының төньяк-көнбатыш якларыннан төньяк-көнчыгышка таба борыла, аннары елгага кадәр 1 км төньякка борылып, елга агымы буйлап төньяк-көнчыгыш юнәлештә Түбән Кама сусаклагычы ягына таба Яңа Мәлкән белән Воровский исемендәге авыл җирлекләренең һәм Түбән Кама сусаклагычының кисешкән урынына кадәр юнәлә.
Кыскача тарихи белешмә
1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Минзәлә шәһәреннән көньяк-көнчыгышта мещаннар катлавы биләмәләре, Ильин хатын-кызлар монастыреның беренче һәм икенче дачалары, алпавытлар Шмотиннар, А.Т.Можарова җирләре, шляхтич И.А.Борознаның, чиновниклар Ф.Д.Дубининның, Н.П.Никольскийның, С.Л.Лещенконың һәм үзен иске Мәлкән волостеның крестьяны дип санаган Д.Н.Тяжельниковның хуторы һәм җир биләмәләре урнаша. 1919 елда шушы җирләрне берләштереп, совхоз төзелә. Башта ул Никольский исемендәге, 1924 елдан Воровский исемендәге совхоз дип йөртелә. Хуҗалык үзенең эшчәнлеген 60 дисәтинә Никольский җире белән башлап җибәрә. 1930 елга совхозның гомуми мәйданы 8474 гектар тәшкил итә һәм ул 1957 елга кадәр үзгәрешсез кала. 1930 елга кадәр әлеге бистә Минзәлә кантонының Минзәлә волостена керә, 1930 елдан - Минзәлә районы составында. 1957 елда совхозга Гремячий Посад, Гришино, Маевка, Иске Маҗын, Кожевка, Полиновка, Сарсаз Горы һәм “Минзәлә” колхозы тапшырыла. 1962 елда аннан “Минзәлә” совхозы, 1966 елда “Маяк” совхозы аерылып чыга. 1964 елда совхоз авыл хуҗалыгы техникумы белән берләштерелә. Шуннан соң ул Минзәлә совхоз-техникумы дип йөртелә башлый, 1990 елдан башлап техникум аерым уку йорты булып йөри.
Сарсаз Горы авылы
Сарсаз Горы авылыТүбән Кама сусаклагычының яр буенда, район үзәге - Минзәлә шәһәреннән көньякта урнашкан, авылдан 12 км ераклыкта Казан-Уфа автотрассасы үтә. Авыл җирлеге дәүләт крестьяннары сословиесенә керә. Сарсазгорлылар игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. 19 гасырның икенче яртысында авылда ике су тегермәне эшли. ХХ гасырда земство карамагындагы мәктәбп эшли, 1911-1912 елларда анда 62 укучы укый. 1928 елда машина товариществосы, 1929 елның октябренда коллектив хуҗалык оештырыла. Аңа “Кызыл партизан” дигән исем кушыла. 1934 елда 176 хуҗалыктан 163е колхоз әгъзасы була. 1957 елда колхоз Воровский ис. совхоз составына кертелә. 1858 елда бу авылда 517 кеше яши, 1884 елда – 1118 кеше, 1921 елда – 1261, 1969 елда – 323, 1989 елда – 17, 1999 елда – 19, 2006 елда – 8 кеше.
Авыл җирлеге территориясе - 4962 га
Халык саны – 570 кеше
Халыкның милли составы:
-татарлар – 368 кеше;
-руслар – 185 кеше;
- башка милләтләр – 17 кеше.
Авылның истәлекле урыннары һәм данлыклы кешеләре
Воровский ис. авыл җирлеге буенча Ленин ордены кавалерлары: Лаишева Мария Ивановна, Бокарева Анна Васильевна;
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары: Ямалеева Закирә Нури кызы, Шәихова Роза Ханнан кызы,Габдрәхимова Рәфика Хәйрулла кызы.
Почет билгесе медале белән бүләкләнде: Дюгаев Александр Васильевич;
Мәскәү шәһәрендә үткән партия съезды делегатлары: Вәлиева Галимә Юныс кызы.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү
Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән 12 ветеранның барысы да торак белән тәэмин ителде. Шуларның җидесе икенчел торак базарыннан фатир сатып алды, 5сенә йорт салып бирелде.
Воровский ис. авыл җирлегенең бюджеты
Җирле бюджетның кереме Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының закончалыклы актлары тарафыннан һәм авыл җирлеге карары белән билгеләнгән нормативлар буенча түбәндәге федераль, региональ һәм җирле салымнарны һәм керемнәрне түләү хисабына формалаша:
· физик затларның керемнәренә салым;
· җирлек территориясендә алына торган җир салымы;
· физик затларның милкенә салым;
· бердәм авыл хуҗалыгы салымы;
· авылара территорияләр чикләрендә урнашкан, дәүләт милке булып торган, торак төзелеше максатлары өчен каралган җир участокларын сатудан һәм арендага бирүдән алынган керем;
· муниципаль милектә торган милекне арендага бирүдән алынган керем;
· авыл җирлеге Советы тарафыннан билглеәнгән тәртиптә түләнгән салымнган һәм башка төрле түләүләрдән калган муниципаль унитар предприятие алган табышның бер өлеше.
Торак төзелеше
2011 елда Воровский ис. авыл җирлегендә 3 шәхси йорт төзелде, тагын ике йорт төзелә башлады.
Кредитлар
2011 елда шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 1 млн 300 мең сумлык 18 кредит рәсмиләштерелде, 2012 елның беренче яртысында 3 кеше 400 мең сумлык кредит алды, тагын ике кеше кредит алырга теләк белдерде.
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Авыл җирлегендә 6 күпбалалы гаилә бар, шуларның барысы да җир участогы алуга гариза бирде. Аларга җир участоклары бирелде, җирләренә межалау үткәрелде.
Агропромышленность комплексы
Авыл җирлеге территориясендә берничә крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. КФХ “Мустаев” – ул ашлык җитештерү, СПСК “Мензелинский” – ашлык җитештерү, дуңгызчылык, терлекчелек буенча махсуслашкан, КФХ “Юдин С.Г.” – ашлык җитештерү, КФХ “Бареев Марат” - ашлык җитештерү, мөгезле эре терлек үстерү, дуңгызчылык, КФХ “Юдин А.Г.” – ашлык үстерү, бакчачылык белән шөгыльләнә, “Агрофирма Вамин-Минзәлә” ашлык җитештерү буенча махсуслашкан.
2012 елның 1 июненә авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 74 баш сыер асрала. Авыл җирлеге территориясендә мөгезле эре терлек асраучы 2 гаилә фермасы бар.
Авыл җирлеге гражданнарының мөрәҗәгатьләрендә нигездә юлларны ремонтлауга, су белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелә.
Авыл җирлегендәге предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге
Воровский исемендәге совхоз буенча Воровский ис. Авыл җирлеге Советы, башкарма комитеты. Центральная урамы, 26.
Авыл җирлеге башлыгы – Тел.: 2-96-24.
Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре – Баһаутдинова Гөлнара Илгиз кызы. Тел.: 2-96-24.
Совхоз балалар бакчасы - Воровский ис. совхоз бистәсе, Школьная ур.,17 (мәктәп бинасында), . Тел.: 2-96-20.
Воровский фельдшерлык-акушерлык пункты- Воровский ис. совхоз бистәсе, Центральная урамы, 26, мөдире – Шакирова Светлана Зәки кызы. Тел.: 2-96-24.
Авыл китапханәсе - Воровский ис. совхоз бистәсе, Центральная урамы, 26, мөдире – Лебедева Рәмзия Равил кызы.
Почта бүлекчәсе - Воровский ис. совхоз бистәсе,, Зеленая урамы, 8, . Тел.: 2-96-23.
Соңгы яңарту: 2022 елның 5 декабре, 08:53