Авыл жирлеге турында

Аю авыл җирлеге 

Адресы: 423720 ТР, Минзәлә районы, Аю ав., Үзәк ур., 53 й      

Тел: 8 (85555) 2-84-49                      

E-mail:  Ausk.Mnz@tatar.ru 

                          Географик урнашуы 

Авыл җирлеге составына Аю, Маткауш, Дыреевка, Степановка авыллары, Урта Ружевка поселогы керә. 2010 елның маеннан составына Дружба авылы кертелгән. Административ үзәге-Аю авылы. Аю авыл җирлеге Иске Матвеевка, Бикбау, Яңа Мәлкән, Николаевка авыл җирлекләре һәм Минзәлә урман хуҗалыгы белән чиктәш.  Аю авылы-Маткауш елгасының кушылдыгы булган Брустанка елгасының уң һәм сул ярларында, район үзәгеннән 16 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан, Круглое поле тимер юл станциясе 90 км ераклыкта, Казан-Уфа автомобиль трассасы авылдан бер километр көнбатыштарак урнашкан.   Дыреевка авылы-Дарьянка елгасы ярында урнашкан, район үзәгеннән Минзәлә шәһәреннән 14 км көньяк-көнчыгыштарак, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 88 км ераклыкта урнашкан, Казан-Уфа автомобиль трассасы авылдан ярты километр ераклыкта көнчыгыш яктан уза.     Маткауш авылы район үзәгеннән Минзәлә шәһәреннән 17 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан, тимер юл станциясенә кадәр ара-91 км, Казан-Уфа автотрассасы авылдан 4 км ераклыкта уза.  Урта Ружевка Бистәсе Брустанка елгасының уң ярында, район үзәгеннән 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан, Казан-Уфа автотрассасы авылдан өч чакрым ераклыкта уза. Степановка авылы ике инешкә якын урнашкан: Камышлы елгасының сул кушылдыгының көнчыгыш ягыннан, Урмятканың сул кушылдыгы - Бикчура елгасының көнбатыштарак, район үзәгеннән Минзәлә шәһәреннән 20 км көньяк - көнчыгыштарак, тимер юл станциясенә кадәр ара 85 км, Казан-Уфа автотрассасы авылдан 2,5 км ераклыкта урнашкан.   Дружба авылы Казан-Уфа автомобиль трассасыннан 1,5 км көнбатыштарак, район үзәгеннән Минзәлә шәһәреннән 10 км көньяк-көнчыгыштарак, Круглое Поле тимер юл станциясеннән ераклыгы – 84 км. Аю авыл җирлегенең мәйданы 6211 га тәшкил итә.

Халык саны һәм составы

Җирлекнең халык саны-552 кеше, шул исәптән җирлекнең административ үзәге – Аю авылы - 329 кеше.

 Район халкының милли составы:

 - татарлар-390 кеше,

- руслар - 152 кеше,

- башка милләттән - 10 кеше.

 Кыскача тарихи белешмә

 Аю авылы "Татар энциклопедик сүзлегендә" һәм Татар энциклопедиясенең беренче томында авылга 1725 елда нигез салынган дип санала. Авыл халкы ясаклы татарлар рәтенә кергән. XVIII гасыр ахырында крестьян җәмгыяте-247, XIX гасырның икенче яртысында-1232, 1913 елда-1238 дисәтинә җир биләгән. Торак пунктта яшәүчеләр игенчелек, терлекчелек, ташу белән шөгыльләнгәннәр, күрше авыл алпавытларында көнлекче булып эшләгәннәр

1929 елда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1960 елда, берничә тапкыр эреләнгәч, колхозга «Рассвет исеме бирелә, 1973 елда аны «Якты юл» совхозына үзгәртәләр, 1954 елдан авыл Минзәлә районына керә.

Дыреевка авылы - «ТР торак пунктлар » хезмәтендә авылның 1715 елдан бирле билгеле булуы билгеләп үтелә.

Маткауш авылы 1704 елдан бирле билгеле

Урта Ружевка бистәсе 1784 елдан бирле билгеле.

Степановка авылына XVIII гасыр ахырында нигез салына.

 Дружба авылы.  «Татарстан Республикасының торак пунктлары» китабында Дружба авылына 1921 елда нигез салынуы турында хәбәр ителә. «Татар энциклопедик сүзлеге» бу датаны 1920 елга үзгәртә. Авылга беренче булып Иске Пьяный Бор авылы крестьяннары бертуган Николай Андреевич һәм Степан Андреевич Чигвинцевлар килеп урнашалар. Шул ук елны бирегә Крохалевлар күчеп килә. Поселокка нигез салынганнан соң ук монда коммуна оештырылган. Күмәкләштерү башлангач, дуслар колхозга керәләр. Күмәк хуҗалыкны "Дружба" дип атадылар. Авылны аның матур бакчаларыннан, атаклы бакчачы Владимир Михайлович Костиннан (1890-1958 еллар) башка күз алдына китереп булмый. Бакча 1927 елда булдырыла.

1937 елда колхоз районара җиләк-җимеш питомнигы итеп раслана, республиканың сигез районын һәм халыкны үсентеләр белән тәэмин итә. 1953 елда хуҗалык бакчачылыктан миллион сумнан артык табыш ала. 1954 елда колхозның җиләк-җимеш бакчасы 40 гектарга җитә.

 Истәлекле урыннар танылган кешеләр 

 Алексей Алексеевич Крохалев-1932 елның 28 мартында Дыреевка авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. 1951 елда Ижау дәүләт медицина институтына укырга керә, тәмамлаганнан соң Кемерово шәһәр хастаханәсендә эшли, соңыннан аспирантураны тәмамлый, кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый, 1966 елда докторлык диссертациясен яклый.

 А.А. Крохалев - күп кенә фәнни хезмәтләр авторы, аңа профессор исеме бирелә, югары квалификацияле хирург, югары эрудицияле фән эшлеклесе була. 2004 елның 3 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә вафат була.

 Дружба авылын аның матур бакчаларыннан, атаклы бакчачы Владимир Михайлович Костиннан (1890-1958) башка күз алдына китереп булмый. Бакча 1927 елда булдырыла. Ул елны коммунарлар мәйданда – 237, 1929 елда-109, 1930 елда-240, 1933 елда 125 алмагач утыртканнар. Яшь бакчага өч тапкыр салкыннан зыян килгән. Ләкин бакчачылар да, авыл кешеләре дә бу ниятләреннән баш тартмаганнар, һәрвакыт үз эшләрен яңадан башлыйлар. Шулай итеп, дружбалылар салкыннарга каршы көрәштә җиңеп чыгалар, бакчаның мәйданын 20 гектарга җиткерәләр һәм ел саен мул уңыш җыялар.

Шулай ук биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга обелиск куелган. Болар-Дружба һәм Дыреевка авыллары кешеләре. Һәлак булучылар арасында Советлар Союзы Герое Тапиков Самуил Михайлович та бар (1915-1945 еллар) ТАССРның Минзәлә районы Яңа Мәлкән авылында туган. Милләте буенча татар, КПСС әгъзасы. Укудан соң Казанда мәктәптә эшли. 1936 елда артиллерия дивизионы курсанты була. 1945 елның 5 февралендә һәлак була. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 июнендәге Указы нигезендә Тапиков Самуил Михайловичка үлгәннән соң Советлар Берлеге Герое исеме бирелә.

 Каһиров Рамгил Хәнәфи улы-1959 елның 1 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә туган. 1961 елда Каһировлар гаиләсе туган авылы Аюга кайта. Р.Х. Каһиров Аю сигезьеллык мәктәбен, Минзәлә урта мәктәбен, аннары автомәктәптә белем ала. 1979-1981 елларда колхозда шофер булып эшли. 1981 елда Чаллы шәһәренә күченә. 1996 елдан Яр Чаллы шәһәренең Электротехник Эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш сак бүлеген җитәкли.

 Милиция подполковнигы Каһиров Р.Х туган авылын төзекләндерүгә зур өлеш кертә, авылдашларын эшкә урнаштыруда булыша.

 Төп социаль-икътисадый характеристикалар

 Агросәнәгать комплексы

       2018 елның 1 июленә авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 309 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 63 баш сыер, 66 баш дуңгыз, 411 баш сарык һәм кәҗә асрала.


 

 Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

 Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән 15 Бөек Ватан сугышы ветераны тулысынча торак белән тәэмин ителгән: шуларның бишесенә үз кишәрлекләрендә йортлар төзелгән, 10сы Минзәлә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә икенчел торак базарында фатирлар алган.

 Торакны файдалануга тапшыру

 «Яшь гаиләләргә торак» программасы буенча өч, 2 шәхси, 1 йорт төзелеп бетү стадиясендә.

 Капиталь ремонт

 2012 елда Аю авылы торак пунктын су белән тәэмин итү эше төгәлләнде («Чиста су» программасы буенча).  2017 елда шул ук программа буенча эш Дружба авылында тәмамланачак.

2011 елда Аю төп гомуми белем бирү мәктәбен су белән тәэмин итү һәм канализация эше төгәлләнде.  Ел саен агымдагы ремонт ясала: мәктәпнең барлык кабинетлары һәм коридоры буялган.

 3 ФАП эшли.

 Кредитлар


 

 Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү

 2012 елның 2 июленә җирлекнең 8 күп балалы гаиләсеннән 1 гаилә җир кишәрлеге белән тәэмин итүгә гариза биргән. Бүгенге көндә авыл җирлеге территориясендә шәхси йортлар төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир кишәрлекләре бар. 

 Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

 Совет, Аю авыл җирлеге башкарма комитеты - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Центральная урамы, 53 йорт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе-Галимов Айрат Мирзаһит улы, тел. 2-84-49

Авыл җирлеге секретаре-Мөхәммәтханова Ландыш Әхияр кызы

Аю урта гомуми белем бирү мәктәбе - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Школьная ур., 1 йорт. Мәктәп директоры-Фәррахов Фәнзир Халит улы, телефон: 2-84-13

 Аю балалар бакчасы - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Школьная ур., 1 йорт (мәктәп бинасында ). Мөдир – Гыйльфанова Раушания Мөәллиф кызы, тел. 2-84-13

 Аю фельдшер-акушерлык пункты - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Центральная ур., 53 йорт, мөдире-Шәмсетдинова Светлана Александровна.

 Аю авыл китапханәсе - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Үзәк ур., 53 мөдире-Әхмәтҗанова Вәсилә Вәгыйз кызы.

 Степановка фельдшерлык пункты-423720 ТР Минзәлә районы,Степановка авылы, мөдире-Тутулина Елена Ивановна

 Дружба фельдшерлык пункты-423700 ТР Минзәлә районы, Дружба авылы, мөдире-Гыйльфанова Илзирә Фәрит кызы

 Аю авыл мәдәният йорты - 423720 ТР Минзәлә районы, Аю авылы, Үзәк ур., 53 йорт директор-Гыйльфанова Роза Надис кызы

 Саклык кассасы филиалы-Аю авылы, Үзәк ур., 53 йорт, кассир-контролер - Борханова Гөлүсә Фәнис кызы.


 


 

 

 

Соңгы яңарту: 2026 елның 10 апреле, 09:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International