Авыл жирлеге турында

Контакт өчен мәгълүмат

Адрес:

423708, ТР, Минзәлә районы, Югары Тәкермән авылы, М.Җәлил урамы, 1Б.

Телефон:

8(85555) 2-54-18.

E-mail:

Vakr.Mnz@tatar.ru

 


 

Югары Тәкермән авыл җирлеге

Адрес: 423708, ТР, Минзәлә районы, Югары Тәкермән авылы, М.Җәлил урамы, 1Б.

Телефон: 8(85555) 2-54-18.

E-mail: Vakr.Mnz@tatar.ru

 

Географик урнашу урыны:

Түбән Тәкермән авылы Ургыды елгасының бишенче сул як кушылдыгына һәм Борчалы елгасының сул ягында, Минзәлә район үзәгеннән көнбатышка таба 28 км, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 46 км ераклыкта урнашкан, Казан-Уфа автотрассасы авыл яныннан 4 км ераклыкта уза.

Югары Тәкермән авылы Ургыды елгасының бишенче су як ярында һәм Борчалы елгасының сул ягында,  Минзәлә район үзәгеннән көнбатышка таба 30 км, Круглое Поле тимер юл станциясеннән 43 км ераклыкта урнашкан, Казан-Уфа автотрассасы авылдан 2 км ераклыкта уза.

 

 

Авыл җирлегенең мәйданы 6580,00 гектар

Халык саны:

Авыл җирлегендә 1015 кеше яши, шул исәптән җирлекнең административ үзәге Югары Тәкермән авылында – 596, Түбән Тәкермәндә 419 кеше.

 

Халыкның милли составы:

-татарлар – 994 кеше (98%);

 -руслар – 21 кеше (2%);

 

Кыскача тарихи белешмә

Тарихка күз салсак, Югары Тәкермән авылына нигезне Юзыкай бабай һәм Апач бабай салган дип фаразлана. Татар фәннәр академиясе академигы М.И.Әхмәтҗанов үзенең хезмәтләренең берсендә Юзыкай бабай – Бикчура ханның сигезенче буын варисы булуы турында телгә алына. Татар энциклопедиясе институты институты тарафыннан әзерләнгән хезмәтләрдә авыл 1709 елда телгә алына. Авыл кешесе Сормат Кадермәтовка багышланган әлеге рәсми документ Минзәлә воеводасының Приказ изабсында язылган. Әмма авылга 18 гасыр башында  нигез салынуы бик тә икеле. Чөнки башкорт галиме А.З.Асфандияров үзенең “Семья и брак у башкир в 18 – первой половине 19 в.” дигән хезмәтендә Иске Тәкермән авылына 17 гасырда нигез салынуы турында яза, ул биредә Башкортстан Республикасының Үзәк Дәүләт тарих архивында сакланган чыганакларга нигезләнә. Авыл кешеләре игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Җирле газетада хәбәр ителгәнчә, 1930 елны авылда колхоз төзелә. Әмма властьтагылар биргән рапорттан күренгәнчә, коллективлаштыру 1929 елның 2 ноябренда төгәлләнгән. Бу хакта да “Игенче” газетасында хәбәр ителә. Газетада 1931 елның апрелендә колхоз оешуның 1 еллыгы билгеләп үтелүе турында языла, анда 109 крестьян хуҗалыгы була. Шул ук елның апрелендә авылда 53 хуҗалыкны берләштерүче “Урал” артеле төзелә. Октябрь аенда әлеге ике хуҗалык берләштерелә, яңа хуҗалыкка “Сталь” дигән исем кушыла. 1944 елның маенда колхозның хуҗалыклар саны арта, элеккеге колхоз шул исемдә кала, икенчесенә “Фронтон”исеме кушыла. 1959 елда әлеге ике хуҗалыкны берләштереп, аңа Муса Җәлил исеме кушыла. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә әязе Күзкәй волостена, 1920-1930 елларда – Минзәлә кантонының Күзкәй волостена, 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районы составына керә.

Түбән Тәкермән авылы. Тәкермән авылының исеме тегермән сүзеннән алынган,дип раслаучы галимнәр дә бар. “Татарстан Республикасының авыллары” дигән белешмәдә авылның 1764 елдан башлап мәгълүм булуы хәбәр ителсә дә, ул 1748 елның 1 ноябрендагы документта да телгә алына. 1799 елгы генераль ызанлаштыру вакытында авылдагы башкортлар карамагында 4515, ә типтәрләр карамагында 282 дисәтинә җир булган. ХХ гасыр башында Борылык авылында 4 су тегермәне эшли, 5 кибет, тимер алачыгы була. Бөек Ватан сугышының 50 еллыгы уңаеннан район газетасы битләрендә бирелгән исемлектә сугыштан авылның 124 кешесе кайтмавы турында язылган. Авыл кешеләренең игелекле булулары турында түбәндәге факт ачык күрсәтә: сугыш вакытында эвакуацияләнгән 22 кешене, икенче санлы интернат коллективын тәрбиячеләре белән бергә – барлыгы 124 кешене – үзләренәтәрбиягә кабул итеп алалар. Авылның 478 кешесе “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы тырыш хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән. Авылда төзелгән 1959 елга кадәр “Марс” колхозы аерым хуҗалык булып яши. Шул ук елны аны Югары Тәкермәндәге “Сталь” авыл хуҗалыгы артеле белән кушалар, эреләнгән хуҗалыкка Муса Җәлил исеме бирелә. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә әязе Күзкәй волостена, 1920-1930 елларда – ТАССРның Минзәлә кантоны Күзкәй волостена, 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районы составына керә.

 

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

Агропромышленность комплексы

2022 елның 1 январенә авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 436 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 107 баш сыер, 376 баш сарык һәм кәҗә асрала. 

 

Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

Г.Сабитов ис. Югары Тәкермән гомуми белем бирү мәктәбе. Югары Тәкермән авылы. Тел.: 2-54-38. Мәктәп директоры Гараева Флүрә Ярулла кызы.

Югары Тәкермән авыл мәдәният йорты. Директоры – Ахметшина Альбина Николай кызы.

Югары Тәкермән фельдшерлык-акушерлык пункты. Мөдире – Шакирова Айгөл Зөфәр кызы.

Түбән Тәкермән фельдшерлык-акушерлык пункты. Мөдире – Сәлимова Әлфия Тимергали кызы. Тел.: 2-52-03.

“Шатлык” Югары Тәкермән балалар бакчасы. Мөдире – Фатыйхова Гүзәлия Зиннур кызы.

Югары Тәкермән китапханәсе. Мөдире – Хәмәтшина Әлфия Әсгать кызы.

 

Авылның истәлекле урыннары һәм данлыклы кешеләре

 

Гөлшат Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнваренда Сарман районы Иске Теләнче авылында туган. Балачагы Югары Тәкермән авылында үтә, Хуҗәмәт җиде еллык мәктәбендә укый, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945-49 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый, институтны тәмамлаганнан соң берничә ел татар радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли, соңрак (1952-63 еллар) – татар китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе редакторы булып эшли. 1964-65 елларда ул кабат радиокомитетта – музыкаль тапшырулар редакторы булып эшли. 1965-66 елларда Г.Тукай ис. Татар язучылар клубы директоры, 1973-83 елларда Татар китап нәшриятында кадрлар буенча ниспектор була. Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәләрендә актив иҗат итә. Аның кайбер пьесалары Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәләрендә куела, берничә комедиясе К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә хәзер дә зур уңышлар белән бара. Аның сценариесе буенча куелган һәм  “ТНВ” каналыннан күрсәтелгән “Тузган торактан күчкәндә”телефильмы зур игътибарга лаек. Г.Зәйнашева – уннарча китап авторы, аның 50 дән артык шигыренә көй язылган.1969 елдан СССР язучылар союзы члены булып тора. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Г.Зәйнашева ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1988) һәм Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты дигән исем белән (1991)бүләкләнә. Г.Зәйнашева 2005 елда вафат була.

Марс Шабаев

Марс Шабаев 1933 елның 14 июлендә Югары Тәкермәндә туа. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәч, 8 яшьлек Марсны тәрбиягә Усай авылындагы әнисенең апасына бирәләр. 1941-45 елларда ул Усай башлангыч мәктәбендә, аннары Хуҗәмәт җиде еллык мәктәбендә укый. Минзәлә педагогия училищесын, аннары Казан педагогия институтын тәмамлый.1958-1960 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драма тапшырулар редакторы, 1961-1964 елларда “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1967 елның апреленә кадәр “Азат хатын” журналының җаваплы секретаре, 1968-70 елларда  “Чаян” журналы редакциясендә тәрҗемәче һәм “Идел” альманахының җаваплы редакторы, 1970 елның көзеннән – Татарстан китап нәшриятының баш редакторы урынбасары, 1972-77 елларда – баш редактор, 1977-83 елларда –нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән редактор булып эшли. 1963 елдан – КПСС члены. М.Шабаевның беренче шигырьләре 1952 елда басыла башлый, беренче китабы 1962 елда чыга. 1976 елда җыелма әсәрләре өчен Г.Тукай ис. дәүләт премиясенә лаек була. Марс Шабаев җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул 1967 елдан башлап – СССР язучылар союзы члены,  1974-79 елларда ТР Язучылар союзы члены, 1979-1980 елларда РСФСР язучылар союзының ревкомиссия члены була. 1984 елда М.Шабаевка ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Габделхәй Сабитов

Габделхәй Вәли улы Сабитов 1931 елның 28 июнендә Югары Тәкермән авылында туа. Күзкәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1949 елда Иске Мәлкән җиде еллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый, ике елдан соң Түбән Тәкермән мәктәбенә күчерелә, укытучы, завуч булып эшли. 1956 елның март аеннан октябрена кадәр “Ленин байрагы” район газетасы редакциясендә эшли, аннары Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына укырга керә, әмма 1960 елда сәламәтлеге буенча укуны калдырырга туры килә.

1960-65 елларда телевидениенең Казан студиесендә әдәби-драма тапшырулар буенча өлкән редактор, аннары “Ялкын” республика балалар журналы редакциясендә әдәби бүлек мөдире була, 1965 елда “Чаян” журналы редакциясенә күчә, башта фельетончы, 1968-70 елларда җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елдан башлап әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Иҗат юлы башында Г.Сабитов каләмен әдәбиятның төрле жанрларында сынап карый. Аның беренче шигырьләре 50 нче еллар башында район газетасы битләрендә һәм “Үсү юлы” дигән яшь авторлар альманахында басылып чыга. Аның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” комедиясе буенча (1954 ел) үзешчән сәнгать коллективлары спектакльләр куялар, 1956 елда әдәбият институтына укырга кергәндә әлеге әсәре конкурс материалы булып тора. Аңа хикәяче буларак танылу алган, драматург буларак ышаныч китерүче әсәрләре 50 нче, 60 нчы елларга туры килә. Г.Сабитов укучыларга очерклары буенча да, әдәби тәрҗемәче буларак та таныш. Аның иң уңышлы әсәрләре "Тармаклы яшен" дип исемләнгән җыентыгында (1981 ел)басылган. 1982 елда “Айбаш” хикәясе басылып чыга, шул ук елны ул русчага да тәрҗемә ителә. 1976 елдан СССР язучылар союзы члены.

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 июне, 14:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International