Авыл жирлеге турында

Географик урнашу урыны:

Адмиинстратив үзәге –Бикбау авылы. Авыл җирлегенә Куян авылы, Ахматовка бистәсе керә. Бикбау авыл җирлегенең мәйданы 3989 га.

 

Бикбау авыл җирлеге Актаныш муниципаль районы, Минзәлә муниципаль районының Иске Матвеевка, Яңа Мәлкән һәм Аю авыл җирлеге белән чиктәш.

 

Бикбау авыл җирлеге чикләре Бикбау, Аю, Иске Матвеевка авыл җирлекләре чикләре тоташкан урында 262 нче чат ноктасыннан, Аю авылыннан көньяк-көнчыгышка таба “Волга” М-7 автоюлыннан 3 км ераклыкта уза.

 

Авыл җирлегенең мәйданы 3989 гектар, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен җир участоклары 146 га.

Бикбау авыл җирлеге территориясенә 3 авыл керә, алар авыл җирлеге үзәге - Бикбау авылыннан 6 км ераклыкта урнашкан.

Халык саны:

Авыл җирлегендә 623 кеше яши, шул исәптән җирлекнең административ үзәге Бикбау авылында – 544, шул исәптән татарлар -543, руслар – 7 кеше, Куян авылында – 41, Ахматовкада 32 кеше яши.

Авыл хуҗалыгында яшләүчеләр саны 14 кеше, бюджет өлкәсендә – 18. Пенсионерлар саны – 306 кеше.

 

Кыскача тарихи белешмә

Бикбау авылы

Бикбау - борынгы төрек-татар сүзе, ул ныклы бау дигәнне аңлата. Бикбау исемле авыл элек башка урында урнашкан була. Ул хәзергесеннән төньяктарак урнаша һәм “искеавыл таубашы” дип атала. Татар фәннәр академиясе академигы М.Әхмәтҗанов фикеренчә, Бикбау бабай биредә 17 гасырның унөченче елларыннан да соңрак урнашмаган. Галим каберлекләрдәге язуларга нигезләнә. Алар борынгы авылның элеккеге әүлияләр зираты дип аталган каберлекләрендә сакланган.

Авыл Ык елгасының сул як ярында, Минзәлә район үзәгеннән 24 км ераклыкта урнашкан. Казан-Уфа автотрассасы авылдан 10 км ераклыкта көнбатыштан уза. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязенә керә, 1920-1930 елларда – Минзәлә кантонына, 1930 елның августыннан 1944 елның февраленә кадәр – Минзәлә, 1944 елның 1954 елның ахырына кадәр – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – кабат Минзәлә районы составына керә. 18-19 гасырларда авыл җирлегендә башкортлар белән типтәрләр яши. Җирләрне генераль ызанлау чорында беренчеләренең 5390 дисәтинә, икенчеләренең 1242 дисәтинә җирләре була. Рәсми документла буенча 1902-1932 елларда авыл ике өлешкә бүленгән була, аларны Беренче Бикбау, Икенче Бикбау дип йөртәләр.

Куян авылы

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, авылга 1784 елда нигез салына. Авыл яңа урында урнашкан була. Аны Чүркә борыны дип атап йөртәләр. Авыл Маткауш елгасы буенда (Ык елгасының сул як кушылдыгы), Минзәлә район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка таба 19 км ераклыкта урнашкан. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә, 1920-1930 елларда – Минзәлә волостена, 1930 елдан 1944 елга кадәр - Минзәлә, 1944-1954 елларда – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннан кабат Минзәлә районы составына керә.1795 елда авылда 67, 1858 елда 121, 1920 елда 341, 1959 елда 372 кеше, 1979 елда 224, 1989 елда 92, 1999 елда 86, 2005 елда 53, 2012 елның башына 43 кеше яши.

Ахматовка бистәсе

Бистәнең исеме вотчина хуҗасының фамилиясе Ф.Ф.Ахматов фамилиясе белән бәйле. Крепостной права бетерелгәч, биредә 1868 елның 3 сентябрендә крестьяннар общинасы төзелә. Аның 88 дисәтинә җире була. 1865 елга кадәр бистә Оренбург губернасына буйсына, 1865-1920 елларда – Уфа губернасы Минзәлә өязе Матвеевка волостена, 1920-1924 елларда Минзәлә кантоны Матвеевка волостена, 1924-1930 елларда Минзәлә волостена, 1944 елдан башлап 1951 елга кадәр Минзәлә составына, 1955 елдан Минзәлә районы составына керә. Бистәнең рус милләтеннән булган кешеләре даими рәвештә авылны ташлап киткәннәр, аларның бушаган өйләренә күршедәге Куян авылыннан татарлар кереп урнашкан, шул рәвешле ул татар авылына әверелгән.

 

Төп социаль-икътисадый характеристика

 

Агропромышленность комплексы

2013 елның 1 июленә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 167 баш сыер исәпләнә, 124100 кг сөт җитештерелде, шуныд 97800 кг сы дәүләткә тапшырылды.

 

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү

Торак белән тәэмин итү реестрына кертелгән 25 Бөек Ватан сугышы ветеранының барысы да торак белән тәэмин ителде: шуларның 19ы икенчел торак базарында фатирлар сатып алды, алты ветеранга яңа йорт салып бирелде.

 

Торак төзелеше

2011 елда Бикбау авыл җирлегендә 1 йорт салынды.

 

Кредитлар

2013 елның 1 гыйнварыннан башлап шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 1910 мең сумлык 5 кредит рәсмиләштерелде.

 

Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү

Бикбау авыл җирлегендә 3 күп балалы гаилә бар, шуларның берсе җир алырга гариза язды.

 

Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

Бикбау авыл мәдәният йорты. Директоры – Зәйнуллина Изалия Имамзөфәр кызы.

Бикбау китапханәсе. Мөдире – Нуруллина Әлфия Муллахан кызы.

Бикбау фельдшерлык-акушерлык пункты. Мөдире – Галиева Гөлфинә Сөлләм кызы.

Бикбау почта элемтәсе бүлекчәсе. Мөдире – Гилмутдинова Факыя Фаиз кызы.

Куян фельдшерлык-акушерлык пункты. Мөдире – Гыйльмуллина Вәзирә Асылгәрәй кызы.

Куян китапханәсе. Мөдире – Метуданова Рабига Нурулла кызы.

Куян авыл клубы. Мөдире – Нигматуллина Джәмилә Әмирзән кызы.

“Минзәлә” кулланучылар җәмгыяте кибете. Мөдире – Хазиева Гөлнур Вазыйх кызы.

“Ык дулкыннары” кибете. Мөдире -  Вәлиева Резидә Вәли кызы.

“Резидә”кибете. Шәхси эшмәкәр Вәлиева Резидә Вәли кызы.

 

Авылның истәлекле урыннары һәм данлыклы кешеләре

Бикбау җирендә фән, техника, мәдәният өлкәсендә районда, республика күләмендә танылган түбәндәге шәхесләр туып үскәннәр: профессор Мәгъсүм Миңнемөхәммәт улы Нуриев, медицина фәннәре кандидаты Гарифуллина Дулькабира Имамдадовна, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов. Бикбау урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Иманов Зуфар Минтимерович КамАЗ төзелешендәге уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Авыл урта мәктәбендә укыган  Әхтәм белән Фоат Яппаровлар (Калморза авылыннан) Татарстан галимнәре рәтенә басып, үзләренең эшчәнлекләрен уңышлы дәвам итәләр. Авыл мәктәбен тәмамлаучылар Зөләйха Закирова и Азат Мәрдан якташларыбызга эчтәлекле шигырьләре белән таныш.

 

Орден һәм медальләр белән бүләкләнүчеләр:

 Латыпов Госман Хафиз улы – Социалистик Хезмәт Герое.

 Фәттахова Сафия Әмиргали кызы – Ленин ордены кавалеры.

 Сәлахова Фаягөл Сәлах кызы –Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

 Гомәров Галимҗан Суфиян улы –Ленин ордены белән бүләкләнгән.

 Шәйхелмәрданова Миннеракия Шәйхелмәрдан кызыПочет билгесе ордены белән бүләкләнгән.

 Кәримов Әхмәтгали Кәрим улыПочет билгесе ордены белән бүләкләнгән.

 Кәримов Әхмәткәрам Кәрим улыч – Хезмәт Кызыл Байрагы  һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән.

 Гаффанова Хамидә Шәмсетдин кызы – Почет билгесе ордены кавалеры.

 Садыйков Ситдыйк Сафа улыПочет билгесе ордены белән.

 Имамов Наил Имам улыПочет билгесе ордены белән.

 Ибраһимов Зәкәрия Сәрвар улыПочет билгесе ордены белән.

 Гаттаров Әнвәртдин Шәйхелислам улыХезмәт Кызыл Байрагы  ордены белән бүләкләнгән.

 Закиров Зөфар Закир улы –1 һәм 2 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән.

 Бәхтиев Әхияр Яхый улы3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

 Гыймаев Зәйнагетдин Гайнетдин улы – Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнгән.

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 25 июле, 16:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International