Сәлахов
Айдар Фәслах улы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
423700 ТР, Минзәлә шәһәре, Ленин ур. 80
Телефон:
8(85555) 2-66-00
E-Mail:
menzalia@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Сәлахов Айдар Фәслах улы 1964 елның 4 апрелендә ТатарстанАССРның Минзәлә районы Бикбау авылында туа.
Белеме:
1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Белгечлеге буенча – инженер-механик.
Минзәлә муниципаль районы Советы детутаты

Хезмәт эшчәнлеге:
1981 елның 1 сентябреннән 1986 елның 15 июленә кадәр – Казан авыл хуҗалыгы институтында укый.
1986 елның 26 августыннан 1996 елның 4 маена кадәр – Татарстан Республикасы Тукай районының “Сосноборский” совхозында инженер, өлкән инженер, баш инженер.
1996 елның 5 маеннан 1999 елның 24 сентябренә кадәр Яр Чаллы шәһәренең ит комбинатында баш инженер.
1999 елның 25 сентябреннән 2000 елның 13 июленә кадәр - Татарстан Республикасы Минзәлә районының М.Җәлил исемендәге җитештерү кооперативы рәисе.
2000 елның 14 июленнән 2001 елның 17 ноябренә кадәр – Татарстан Республикасы Минзәлә районы администрациясе башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.
2001 елның 18 ноябреннән 2002 елның 25 февраленә кадәр – “Яр Чаллы кошчылык фабрикасы” дәүләт унитар предприятиесе директоры.
2002 елның 25 февраленнән 2005 елның 20 маена кадәр – Яр Чаллы шәһәренең “Сосноборская” агрофирмасы» ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры.
2005 елның 10 июненнән 2006 елның 6 августына кадәр – Татарстан Республикасы Тукай районының җаваплылыгы чикләнгән ”Продкорпорация” җәмгыяте агрофирмасы директоры.
2006 елның 7 августыннан – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының административ эш буенча урынбасары.
17.05.2013- 11.09.2013- Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты Җитәкчесе
12.09.2013 елдан бүгенге көнгә кадәр - Минзәлә муниципаль район башлыгы

Бүләкләре:
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International