Закончился зональный этап конкурса профессионального мастерства "Учитель года 2019".

8 февраля 2019 г., пятница

1 нче урта мәктәп базасында "Ел укытучысы-2019" һөнәри осталык конкурсының зона этабы тәмамланды. Ул иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшылар тәҗрибәсен башкаларга күрсәтү өчен уздырылды.

Ике көн дәвамында Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Әгерҗе, Чирмешән районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы укытучылары һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Җиңүчеләргә һәм призерларга, һөнәри осталык конкурсында катнашучыларга иҗади уңышлар, үз көчләренә ышанганлык, уйлаган проектларының тормышка ашуын телибез. Җиңүчеләрнең район данын республика күләмендә лаеклы яклауларын телибез.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International