Өлкән сыйныф укучыларын ут кайтаргыч элементлар куллану һәм ут кайтаргычларның яңа төрләрен әзерләүгә җәлеп итү максатларында, "Гимназия" МББУ укучылары белән "Ут кайтаргыч тормышны коткара" темасына анкеталау һәм әңгәмә уздырды.
Балаларның юллардагы иминлеген саклаучы мөһим фактор - киемнәрдәге ут кайтаргыч элементлар. Эш шунда ки, эңгер-меңгер вакытта автомобиль йөртүче чама белән 30 метр ераклыктан күрә, ә ут кайтаргыч элементларны ул 200 метр ераклыктан күрә!
Фаҗига булмасын өчен укучыларга ут кайтаргыч элементлар йөртергә тәкъдим иттеләр.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз киемнәренең ут кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителешенә игътибарлы булыгыз, шушы кечкенә аксессуарлар балагызның гомерен коткарып кала алачак.
"Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Минзәлә районындагы бүлекчә начальнигы Муринова В.М.