Как известно, юные хоккеисты, воспитывающиеся в ледовом дворце «Юность», завоевали 2 место в Первенстве Татарстана среди юношеских команд 2002-2003 г.р. По этому случаю их чествования было организовано торжественное мероприятие. В этом торжестве приняли участие глава района Айдар Салахов, представитель Федерации хоккея РТ Лилия Новикова, руководитель Отдела молодежи и спорту района Артур Мавлютов, руководитель Федерации хоккея района Нурхали Гильфанов, директор ледового дворца «Юность» Хамза Гилязетдинов, команда «Мензелинские кречеты», их тренеры и другие воспитанники ледового дворца.
Тантананы Айдар Салахов ачып җибәреп болай диде: безнең боз сараенда әлеге спорт төре белән 200гә якын бала шөгыльләнә, хоккей балаларда ихтыяр көче тәрбияли, үз сәламәтлекләрен ныгыталар, команда да эшләргә, дисциплинага өйрәнәләр.Сезне зур җиңүегез белән чын йөрәктән кайнар тәбриклим, киләчәктә дә безнең райондашларыбызны һәм җанатарларыбызны шундый зур җиңүләр белән куандырыгыз, уңышлар сезгә.
Аннары Лилия Новикова сүз алды.-Сезне 2015-2016 елгы спорт сезоны тәмамлану һәм республикабызда үз яшьтәшләрегез арасында икенче урын алуыгыз белән котлыйм. Бу сезнең өчен бик яхшы результат. Алдагы сезонда да сынатмассыз, уңышлар телим.Бу балаларны тәрбияләгән тренерларга бик зур рәхмәт. Тантанада катнашкан җитәкчеләр «Мензелинские кречеты» командасының капитанына Диплом һәм зур кубок,шулай ук һәр әгъзасына Диплом, медаль һәм кубок тапшырдылар. ТР хоккей федерациясе Дипломына һәм кубогына команда тренерлары: Илгиз Мәүҗиев, Виталий Пантелеев лаек булдылар. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча үз яшьтәшләре арасында иң яхшы хөҗүмчесе булып Егор Аманов танылды, ул Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

Дильфас Галиев