Гәрчә бәйрәм чарасы башлану иртәнге 8 сәгатькә билгеләнгән булса да, шәһәрлеләр күпкә иртәрәк җыела башлады. Ярминкәгә үз продукциясен китерүче сатучылар яхшы урын алу өчен соңарырга яратмый.
Көч-дәртләре ташып торган эшмәкәрләр. фермерлар үз продукцияләрен бер сәгать эчендә сатып бетерде. Алар ярминкәгә сыер ите, сарык ите, каз-үрдәк. тавык ите һәм күркә ите, бодай, арпа, бал, төрле яшелчә һәм башка продукция китергәннәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев сәүдә рәтләреннән йөреп һәм сатучылар, ярминкәгә килүчеләр белән аралашканнан соң, болай дип ассызыклады: симертелгән малның ите тәмле булачагы күренеп тора.
тавык һәм үрдәк түшкәләре ярминкәдә 800-1000 сум, казныкы – 1300-1800 сум (авырлыгына карап). ә каклаган каз түшкәсен 2 мең сумнан тәкъдим иттеләр. Тауасты Байлар авылыннан Рәзилә Билалова 20 төр продукция алып килгән, товарларны матур итеп бизәгән. Яңа Мәлкән авыл җирлеге палаткасында да төрле продукция бар иде. Кадрәк, Аю авыл җирлекләре вәкилләре дә алардан калышмаган.
Валентина Сахапова 25 килограмм кролик ите алып чыккан, килограммын 400 сумнан тәкъдим иттеләр. Аю авыл җирлегеннән Раушания ханым шулай ук каз, үрдәк, индоутка, тавык һәм күп кенә йомырка алып килгән.
«Муллахметов» КФЗ 4,3% майлылыктагы 300 литр сөтне тиз арада сатып бетерде Иң мөһиме - товарлар кыйммәт түгел иде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/yarmarka-v-menzelinske-udalas


.png)