Милләтара мөнәсәбәтләр проблемасы соңгы вакытта гына актуаль түгел, ул кешеләрне һәрчак кызыксындырган.
Минзәлә муниципаль районында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышына бәя бирү өчен, "Веста" күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре район башлыгы ярдәмечесе Марк Токарев белән берлектә шәһәр халкы арасында социологик сораштыру уздырдылар.




