Бикбауда күпер салдылар
Бикбау авылы халкы ел саен Ык елгасы аркылы ике агач күпер сала. Бу юлы түбән оч авылы кешеләре өлгерерәк булып чыктылар, алар май азагына күперне салып куйдылар. Югары очтагыларда шушы араларда күперне салып бетерәчәкләр.