Котлау сүзе
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм!
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан да элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – зирәк остазларыбызның хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк! Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын – бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя.
Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы
Котлау сүзеБөек Җиңү көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. 9 май – еллар узса да, кадере, әһәмияте кимеми торган зур бәйрәмебез ул. Илгә Җиңү алып кайткан хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз, көнне-төнгә ялгап тылда эшләгән, авыр хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәткәрләренең, сугыш чоры балаларының да, аларның батырлыгы, фидакарьлеге аркасында тыныч күк астында гомер иткән бүгенге буыннарның да изге бәйрәм көне бу. Шуңа күрә без бу көнне аеруча зурлап, аеруча тантаналы төстә бәйрәм итәргә гадәтләнгәнбез – бу безгә тормыш бүләк иткән өлкән буынга – сугыш һәм тыл ветераннарына безнең ихтирам һәм рәхмәт билгесе.
Ветераннарыбызның саны исә елдан-ел аяусыз рәвештә кими, районда нибары 54 сугыш ветераны бар, аларга тиңләндерелгәннәр 15, тыл ветераннары 1279 кеше. Сугышта үлүчеләрнең дүртесенең әле хатыннары исән. Аларның тормыш шартларын яхшырту өчен хөкүмәтебез, шул исәптән районыбыз тарафыннан зур эшләр башкарыла, алар киләчәктә дә, әлбәттә, күз уңында, игътибар үзәгендә торачаклар. Үткән еллар эчендә 393 сугыш ветераны, тол хатыннар фатирлы булды, йорт төзелешенең сыйфаты ныклы контрольдә тотылды һәм тотылачак. Фатирга чиратка басучылар әле хәзер дә бар, алар да үз вакытында фатирлы булачаклар.
Илгә тынычлык, мөстәкыйльлек бүләк иткән Җиңү көне яктысы буыннан-буынга тапшырылып халыкның хәтер түрендә яшәячәк.
Кадерле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел көрлеге, яшәү дәрте телим. Сезгә әле тагы бик күп Җиңү көннәре күрергә, дөньяларның иминлегенә сөенергә насыйп булсын.
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Сезне изге, иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлыкмөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла.
Мөселман халкы барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яши моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, халкыбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары!
Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән котлыйм. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү – иң күркәм гореф-гадәтләребезнең берсе. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте, иген игүнең заманча ысулларын һәм орлыкларның уңдырышлы сортларын куллану нәтиҗәсендә ярыйсы гына уңышларга ирештек. Терлекчелектә тотрыклы продукция алынды. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эш-кәртү сәнәгате тармагының фидакарь хез-мәтчәннәре белән чын күңелдән горурланабыз.
Соңгы елларда районыбызның әлеге тармактагы сәясәте авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүне арттыруга гына түгел, авылның тормыш-көнкүрешен тамырдан яңартуга да юнәлдерелде. Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр өчен торак йортлар төзелә, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар да уңышлы эшләп килә. Без горурлык белән әйтә алабыз: авыл кешеләре тормышның яхшыга үзгәрүен үз гаиләләре мисалында күрәләр.
Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм яңа җиңүләр телим.
Соңгы яңарту: 2023 елның 27 ноябре, 14:22