Хәрби комиссариатта чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы үтте, составка төрле дәүләт органнары вәкилләре – полиция, прокуратура, мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, ветераннар советы һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре керде. Утырышны резерв составы рәисе, район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев алып барды. 2017 елның 1 гыйнварыннан урта махсус уку йортларында укучылар, уку йортын тәмамлаганчы кичектереп торырга хокуклы. ТР Министрлар кабинеты тарафыннан “Әнигә шалтырат” махсус проекты җибәрелде. Аның эчтәлеге шунда, чакырылучы җыелу пунктында өч сим-карта ала, берсен үзенә калдыра, икесен туганнарына бирә, хезмәт итү вакытында ул якыннары белән ташламалы тариф буенча аралаша ала. Әмма кәрәзле телефоннарны бары тик ятимнәр генә алачак. Чакырылыш комиссиясе утырышына килүчеләр башка төрле гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләкләрен белдерделәр, кичектереп тору өчен документларын күрсәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.