Басуларда эш тулы куәтенә алып барылып, механизаторларның уҗым культуралары тукландыруны алдагы көннәрдә төгәлләргә исәпләре. Агрофирмада уҗым культураларының һәр гектарына бер центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертелә. Бу эшне “Роса” агрегаты белән Альберт Мөбәрәков һәм Илгиз Мухаметшин башкара. Алар көче белән өч мең гектарга якын уҗым культуралары өстәмә сый алган. Без булган көнне “Тәкермән” хуҗалыгының арыш басуына Альберт Мөбәрәков аммиак селитрасы кертә иде. Аңа ашламаны МТЗ-1221 тракторы белән Николай Яковлев ташый, арбадан 800 килограммлы ашламаны Нурзаһит Салахов К-701 тракторы белән алып “Роса” агрегатына бушатып тора. Ашлама бушатуда Рафыйк Кәримов сынатмый. Механизаторларны ашату басуда оештырылган, аларны ашатуда үзләренең өр-яңа “Нива” автомобиле белән Фаяз Шакиров һәм Ясәви Шакирҗанов көчләрен кызганмыйлар.
Бөртекле, мал азыгы культуралары үстерелгән мәйданнар көздән яхшы итеп эшкәртелгән, сөрелгән. Уңышка нигез салганчы алар яхшылап тырмалап, культивацияләнәчәк. Бу агрочаралар өчен агрофирманың “Тәкермән” хуҗа- лыгында сигез агрегат әзерләнгән һәм эш яхшы оештырылачак. Хуҗалык механизаторлары Вячеслав Яковлев, Рәиф Нуриәхмәтов, Азат Хаеров, Рамил Нәбиуллин, Рифкат Вәҗиев, Сергей Машков, Наил Рахманов, Мәгъсүмҗан Сафин һәм башкалар чәчү кампаниясен җитди әзерлек белән каршы алганнар. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча бу хуҗалык районда беренче урынны алды.
Хуҗалыкның сөрүлек җирләре 3659 гектар тәшкил итә. Шуның 549 гектарына көздән арыш чәчеп калдырылган, уҗымнар яхшы кышлаган һәм һава шартлары яхшы килгәндә мул уңыш вәгъдә итә. Язгы чәчү 1567 гектарда башкарылачак.