Мәүләү абый Закиров һәм Фәрит абый Хәмәтдинов үткәргән көрәш буенча турнир – физик тәрбия генә түгел, балаларның әхлагын, эчке күңелен ныгыту, иптәшлек, дуслык сыйфатларын сеңдерү дә. Әлеге фикер төрле ярышлар үткәрүдә үз акчаларын, көчләрен кызганмаган бу ил агаларына гына түгел, ә Егор Юдин, Рамил Кәримов, Язкәр Биҗанов, Мәхәсим, Илнур Вәлиевлар, Эльвира, Радик, Рамил Фәттаховлар, Хәнәфи Кәримов, Рәмзил Бәдриев, Флүр Галиев, Фаяз Хисбуллин, Хәмзә Гыйләҗетдинов, Рөстәм Саранов, Лариннар (әтисе һәм малайлары) һәм башкаларга рәхмәт булып барып ирешсен иде.
Көрәшнең техникумда үтүен аның директоры Эльвира Ф аттахова б ик о ста ф айдаланды. Б у к өнне ү ткән ачык ишекләр көненә күрше-тирә районнардан килгән балалар, әти-әниләр алдагы елларда биредә укып чыккан кешеләрнең (М.Закиров, Ф.Хәмәтдинов профессиональ белемнәрен биредә алганнар) өлкән яшьтә дә көрәшкә тугры калуларын, хәзер дә эшләп алган акчаларын кызганмыйча, балаларны тәрбияләүдә үз өлешләрен кертүләрен күрделәр. Фәрит абыйның оныгы көрәшә инде хәзер. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев та ярышта катнашучыларны котлагач, үз малаеның көрәшүен карап утырды. Быел турнирга килүчеләр с аны д а яшь балалар хисабына к үбрәк и де. Әлеге турнирда җиңү яулаучылар Актанышта үтәчәк Минтимер Шәймиев исемендәге турнирда көч сынашачаклар.