– Районыбызда быел барысы 15 сыер торагын капиталь төзекләндерү планлаштырыла. Бу ремонт эшләренә Татарстан Республикасы хөкүмәте 27,9 миллион сум акча бирәчәк. Ә хуҗалыклар үзләрендәге торакларны ремонтлауга 65,1 миллион сум күләмендә үз сред стволарын тотачаклар. Быел “Дәүләтов” КФХсы – 2, “Илнур” КФХсы бер бинаны бәрәңге һәм яшелчә саклау өчен ремонтлаячак, моның өчен республика бюджетыннан 4,8 миллион сум күләмендә акча биреләчәк. Узган елда ике берәмлек машина-трактор парклары капиталь ремонтланды, бу эшләргә хөкүмәтебез 2,2 миллион сум финанс ярдәме күрсәтте. 2015 - 2016 елларда “Дәүләтов” КФХсы өч берәмлек яшелчә һәм бәрәңге саклау өчен биналарны капиталь төзекләндерде һәм хөкүмәтебез 6,6 миллион сум күләмендә акча бирде. Шулай ук 2015-2016 елларда Калинин, Калморза, Николаевское, “Илнур” КФХсы һәм “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыкларында сенаж-силос траншеялары төзекләндерелде.
Терлекчелек биналарына капиталь ремонт ясау һәм сенаж-силос траншеялары программасы 2014 елдан башлап гамәлгә ашырылуын әйтеп узды. Районыбызда шушы өч елда 38 фермага капиталь ремонт ясалды, аның гомуми суммасы 199 миллион сумнан артык. Районыбыз хуҗалыкларында сыер тораклары 200 һәм 100 урынга исәпләнгән. Шушы торакларның берсен капиталь төзекләндерү өчен республика бюджеты 30 процентын компенсацияли. Бер торакны капиталь төзекләндерү өчен хуҗалыкның чыгымнары 1,5-2 миллион сумнан ким булмаска тиеш. Фермаларны капиталь төзекләндерү буенча безнең районыбыз республикада өченче урынны били.