Дифиза НУ РИЕВА
Төрле милләт халыкларын бергә туплаучы мондый үзәк Татарстанда, ә аның вәкиллекләре берничә районда булдырылган. Республика күләмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы эшләп килә, аның рәисе – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Шуның нигезендә Казанда материал-техник база буларак Халыклар Дуслыгы йорты эшли. Аның директоры булып Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов тора. Ирек Илдусовичның Минзәлә районындагы чираттагы эшлекле визиты да милләтләр дуслыгы белән бәйләнгән иде.
Ирек Шәрипов Минзәләгә буш кул белән генә килмәде. Үзе белән Халыклар Дуслыгы йорты артистларын да алып килгән. Аристлар картлар һәм ивалидлар интернат -йортында тәрбияләнүчеләргә төрле милләт халыкларының җырларын, биюләрен үз эченә алган концерт программасы тәкъдим иттеләр. Ирек Шәрипов район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев белән биредә тәрбияләнүчеләрнең яшәү рәвеше белән тынышты, нинди милләт вәкилләре тәрбияләнүе белән кызыксынды.
Көннең икенче яртысында Ирек Илдусович администрациянең актлар залында район активы, бездә яшәүче милләт вәкилләренең лидерлары белән очрашты. Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – Минзәләдә дә халыкларны бергә туплаучы үзәк булдыру.
– Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Ел саен якынча 250 мең чит ил кешесе төрле максаттан республикабызга килә. Бу бик зур сан. Аларның күпмеседер биредә яшәргә кала. Без, ягъни, республика, район әлеге милләт вәкилләрен үзебездә кабул итәргә, алар белән дус, тыныч яшәргә әзер булырга тиеш, – диде Ирек Шәрипов. – Ә инде дистәдән артык милләтне үз эченә сыйдырган сезнең кебек районда милләтләр дуслыгы сагында торучы үзәк булу бигрәк тә мөһим. Бөтен кешене дә яратып бетерү мөмкин түгел, ләкин дуслыкта, татулыкта яшәргә без өйрәнергә тиеш, – диде ул.
Ирек Шәрипов Минзәлә районында Татарстан халыклар ассамблеясы вәкиллеген булдырырга тәкъдим итте. Республиканың 10 районында шундый вәкиллекләр, ә 7 сендә Халыклар Дуслыгы йортлары эшли. Утырышны алып барган район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев районда вәкиллек булдыру тәкъдимен хуплавын һәм әлеге мәсьәлә буенча эш башлануын әйтеп узды. Залда утыручы төрле милләт вәкилләре дә мондый үзәк кирәклегенә теләктәшлек белдерделәр.
Нәтиҗәдә, утырышта катнашучылар Минзәлә районында Татарстан халыклар ассамблеясы вәкиллеге «Веста» күп профильле яшьләр үзәгендә булачак дигән карарга килделәр. Ә аның рәисе итеп үзәк директоры Ирина Михайлова билгеләнде.
22 апрель көнне Казанда Татарстан халыкларының III съезды уза, анда Минзәләдә яшәүче милләт вәкилләре дә делегат буларак катнашача