Минзәләне беләсезме?

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

50 нче еллар. КПССның Минзәлә район комитеты бюросы членнары. Әлеге фотода кемнәр булуы турында типографиядә 1958-1968 елларда хәреф җыючы, аннары райкомда 17 ел буена статист булып эшләгән Флера Вахитова биргән мәгълүматларга нигезләнеп язылды.

Иң астагы рәттә (утырып торалар), сулдан уңга: Сальников, аннан дүртенчесе Кривов, аның янәшәсендә байтак еллар спиртзавод директоры булып эшләгән Мөдәрис Вәлиәхмәтов;

Өстәге рәттә (басып торалар) сулдан уңга: Ахметшина (ул редакциядә Фатих Сәлимов чорында эшләгән Илгизәр Ахметшинның апасы); аннан соң өченче кеше горторг директоры Иргалин, аның янәшәсендә Фәрди Вахитов. Калганнарын Флера апа исенә төшерә алмады. Бәлки, кемдер аларны таныр, язмышлары турында беләдер.

Безгә языгыз, без һәр мәгълүматка шат.

Сайтка керүчеләр бу фотографиягә түбәндәге комментарий калдырганнар:

Ирина Михайловская:

– Үзәктә беренче рәттә ак күлмәктән, уңнан өченче, минем бабам Кривов Васи­лий Григорьевич!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International