Әңгәмәдәш – Дифиза НУРИЕВА
– Нэля Габдулловна, идарәнең бүгенге эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Районда пенсия алучылар күпме?
– Идарәнең төп эшчәнле- ге ул, әлбәттә, халыкны вакытында пенсия белән тәэмин итү, сыйфатлы хезмәт күрсәтү. 1 декабрьга булган мәгълүматлар буенча карасак, идарәдә 9159 пенсия алучы исәптә тора. Районда иминият пенсиясенең уртача күләме 12328,14 сум. Пенсия иминиятләве һәм пенсия белән тәэмин ителеш буенча идарәгә ел саен 9000 нән артык кеше мөрәҗәгать итә.
– Билгеле булганча, пенсия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итү өчен электрон чират аша да язылырга була. Электрон хезмәтләрдән файдаланучылар күпме?
– Әйе, кеше өйдән чыкмый гына шәхси кабинеты яки дәүләт хезмәтләре порталы аша белгечкә языла ала. Бу бик уңайлы ысул. Әйтик, агымдагы елның 11 аенда 2345 кеше алдан язылу хезмәтеннән файдаланды. Бу барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең 40% ы дигән сүз. Моннан тыш, гражданнар “Документка алдан заказ бирү” электрон хезмәте аша заказ биреп, чиратсыз документ эшләтә алалар.
Мондый хезмәттән шушы ук аралыкта 387 кеше файдаланды. Ә инде пенсия фонды белән бәйле булган бик күп мәгълүматны иминиятләнгән зат “Гражданинның шәхси кабинеты” аша белә ала. Әлеге кабинет аша агымдагы елда Пенсия фондына 659 гариза керде, шуның 272 е – пенсия билгеләү турында, 387 се – пенсияләрен китертү буенча. Бүгенге көндә идарәдә
1205 иминиятләүче исәптә тора, шуларның 590 ы – оешмалар, 615 е – шәхси эшмәкәрләр.
– Идарә бит әле Ана капиталы сертификатын тапшыру буенча да зур хезмәт куя. Районда сертификатка ия булучылар күпме?
– Ана капиталы илдәге мөһим булган социаль проектларның берсе. Аны тормышка ашыруда пенсия фонды да катнаша. Шушы елның 11 аенда районның 139 гаиләсе сертификат алуга гариза язды. Ә Программа гамәлгә кертелгәннән бирле барлыгы 1830 сертификат тапшырылды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: сертификат хуҗаларының 80 проценты әлеге сертификаттан өлешчә яки тулаем файдаландылар.
Агымдагы ел иминият взносларын мәҗбүри пенсия иминиятләвенә һәм мәҗбүри медицина иминиятләвенә җыю буенча пенсия фонды белгечләреннән зур көч һәм оешканлык таләп итте. Идарә белгечләренең югары һөнәри осталыгы, бердәм һәм заманча технология ресурслары булу коллектив алдында торган төрле авырлыктагы мәсьәләләрне дә уңышлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
– Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, пенсия фонды хезмәткәрләренә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.