Әтәч кебек кычкырып кына булмый!

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Билгеле булганча, “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы шәһәребезнең күп кибетләренә сатуга куела. Газетаны укучыларыбызга җиткерүдә аларның өлешләре зур. Узып баручы елда бигрәк тә Коноваловкадагы “Земфира” ки- бете (сатучылары – Надя Рыжкина, Фәйрүзә Билалова, Маша Березкина, Марина Шимановская (2), “Амбарчик” (Оксана Фарраева (3), “Радуга” (Н.Ибрагимова, А.Сафиуллина (1), “Старт” (Рәзинә Хәлиуллина (4), “Магнит” (Татьяна Витковская) зур тырышлык күрсәттеләр. “ТАТМЕДИА” АҖнең “Минзәлә” мәгълүмати мөхәррият үзәге коллективы үзе белән хезмәттәшлек итүче кибет коллективларын Яңа ел белән котлый. Эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр тели.

 

Өметләр белән бәйле ул. Чөнки үткән елның соңгы көннәре Минзәлә кешеләренә шок ясап нык истә калды. Аллага шөкер, банкир бөлгенлеккә төшеп, физик затлар зыян күрмәде, бугай. Әмма юридик зат дип аталган коллективларда да кешеләр эшләми мени! Без дә шундыйлар арасын­да идек. Үзебез тырыштык, билгеле. Әмма “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте булмаса, нервылар ныграк тузган булыр иде. Ә болай үткән елны җиткерелгән планнарны үтәп үткәрдек. Үткәрдек дим, чөнки 2017 елда да шундый планнар кала. Бу подписка гына түгел! Без алты юнәлештә халыкка хезмәт күрсәтәбез – көн күрү өчен үзебез акча эшлибез.

Хөрмәтле укучылары­быз, сезнең безгә ышаныч күрсәтүегез нәтиҗәсендә без планны үтәдек. Ә үзебезнең тырышлык белән альтернатив подписка һәм ваклап сату юнәлешләрен дә үтәдек.

Безнең тәкъдимне аңла- ган җитәкчеләргә, газета таратуда актив роль уйна­ган кибетләр хуҗаларына, анда эшләүче сатучыларга рәхмәт. Кибетләрнең исем­леген сайттан табып була.

Подписка дигәннән, без мәгариф бүлеге кул астында булган мәктәпләрдә, балалар бак­чаларында эшләүче укы­тучыларга, тәрбиячеләргә, хезмәткәрләргә рәхмәтле. Гүләү булып алды, билгеле. Аңлыйбыз, һәр коллективта да үз эшенә фәкать хезмәт хакы алу урыны гына дип караучылар бар инде ул. По­зитив булыйк. Аңлаучыларга карата без җавапсыз кал- маячакбыз. Рәхмәт сезгә!

Әйткәнемчә, безнең газе­таны чыгару өчен 70 про­цент чыгымнарны үзебез күтәрәбез. Ул чыгымнарны капларга подписка акчасы гына җитми. Реклама, кот­лау өчен җыелган акча тулы­сынча шунда китә. Бу өлкәдә дә сынатмадык. Моның өчен реклама бирүчеләребезгә рәхмәт. Аларга финанс киеренкелеген киметү өчен барысын да эшли­без. Быел да ташамаларны мул бирәчәкбез. Бирелгән йөкләмәләрне үтәргә кирәк бит.

Әтәч коймага менеп кыч­кырса, төп вазыйфаларының күп өлешен башкарган булып чыга... Ә кешеләр әтәчләнеп кенә йөри алмый­лар. Һәрберебез үз алды­на бурычлар куйгангадыр. Әйдәгез, күмәкләшеп шул бурычларны үтәргә керешик

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International