Район башлыгы Айдар Сәлаховның Ураза бәйрәме белән котлавы

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!
      Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм!
       Бу бәйрәм дөньяның барлык мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә һәм безнең республика, район халкы өчен иң әһәмиятлеләренең берсе булып тора.                                                                             
       Анда исламның күп гасырлык гореф-гадәтләре, аның югары әхлакый идеаллары чагыла.
      Безнең шәһәр һәм район мөселманнары ислам йолаларын саклыйлар, иҗтимагый тормышта, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашалар, бу төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә.
      Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!
      Бәйрәм якты һәм шатлыклы булсын һәм җан тынычлыгы китерсен.
      Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык, мәхәббәт һәм яхшылыкка ышаныч хөкем сөрсен!

Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International