Ярослав Соколовский Пензада "алтын" яулый

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.

Йөзү бүлеге тәрбияләнүчесе Ярослав Соколовский (тренеры Каюмов Н.Ф.) ТР җыелма командасы составында ярышларда катнаша. 20 мартта, ярышларның икенче көнендә, Ярослав 400 м комплекслы йөзү дистанциясендә 1 урынны яулый 

Илфар Сафиуллин, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры:

- Ярославны һәм аның тренеры Н.Ф. Каюмовны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз ! Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез! Горурланабыз!

https://menzela.ru/news/sport/iaroslav-sokolovskii-zavoeval-zoloto-v-penze

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International