Пневмококк инфекциясенә каршы прививка

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Олы яшьтә иммунизация-сәламәт картлыкны тәэмин итә алырлык төп чараларның берсе.

Пневмококк инфекциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан вакцина профилактикасы кисәткән барлык авыруларның иң куркынычсы дип танылган. Вакцинация антибиотикларга чыдам пневмококклар китереп чыгарган инфекцияләрне кисәтүнең төп юнәлеше булып тора.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2024 елга исемлеккә кертелгән социаль хезмәтләр алучыларга «Минзәлә РҮХ» ДАССО белән берлектә «Превенар» вакцинасы белән пневмококк инфекциясенә каршы иммунизация үткәрелде. Вакцинация алдыннан өлкәннәргә мөмкин булган тискәре реакцияләр турында хәбәр иттеләр һәм киңәшләр бирделәр.  

Вакцинация өлкән буын гражданнарының, аеруча социаль учреждениеләрдә яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим. Сулыш органнарының йогышлы авырулары барлыкка килгәч, ул катлауланулар үсешеннән саклый, шуның белән әлеге категориядәге кешеләрнең үпкә авыруларыннан үлүләрен киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International