ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм
конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советында күтәрелгән
темалар районның террорга каршы комиссия утырышында да
чагылыш тапты.
 

22 декабрь – РФ Пенсия фонды барлыкка килгән көн. Шул уңайдан идарәнең бүгенге эшчәнлеге белән якыннанрак танышу максатыннан без ТР Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Нэля Бикеева белән әңгәмә кордык.

2017 елның беренче яртысына
басма матбугатка язылу буенча
“ТАТМЕДИА” АҖ тарафыннан
оештырылган “Әти-әниеңне һәм
якыннарыңны яздыр” дигән акция
дәвам итә. Шушы акция кысаларында
район башлыгы Айдар Салахов
“Умырзая” реабилитация үзәгенә
киләсе елның беренче яртысына
“Минзәлә” һәм “Мензеля” район
газеталарына подписка бүләк итте.

Бәйрәм көннәрендә көн саен диярлек явып торган
кар күп кенә службаларга эш “өйде”. Бу көннәрдә “Чиста
шәһәр” оешмасының кар чистартучыларына тулы куәткә
эшләргә туры килде. Кар чистартуда һәм аны түгүдә 2
грейдер, 2 КДМ, 5 КамАЗ автомашинасы җәлеп ителгән.
Шушы 10 көн эчендә әлеге оешма шәһәрдән 160 тонна кар
түкте.
 

Шәһәребезнең 1 урта мәктәбендә балаларның туклануын махсус комиссия тикшерде.  

Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга “Киләчәк” – “Будущее” мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өченче ел рәттән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алу өчен конкурс үткәрә.

Казан Кремлендә матбугат басмалары җитәкчеләре катнашында Мәскәүдәге “Молодая гвардия” нәшриятында “Күренекле кешеләр тормышы” сериясендә нәшер ителгән “Минтимер Шаймиев. Биография продолжается...” китабын тәкъдим итү булды.

Раштуа – христианнарның иң зур дини бәйрәмнәренең берсе. Әлеге якты бәйрәм көнендә һәр христианның күңелен шатлык биләп ала. Ә минзәләлеләр өчен әлеге бәйрәм нәрсәне аңлата соң?

Билгеле булганча, Минзәлә мәчетендә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә ислам дине нигезләренә өйрәнү буенча дәресләр үтә. Дәресләргә шәһәребез мөселманнары гына түгел, авыллардан да йөреп укыйлар.

Йорт кошы булгангадыр инде, әтәч хакында бик күп сөйләп кердек 2017 елга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International