ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Иганәчеләрнең юмартлыгы, үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең талантлы чыгышлары һәм, иң мөһиме, тамашычаларның күплеге Иркәнәштә Яңа ел кичәсен җылы атмосферада үткәрергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәмне клуб хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды һәм алып барды. Тамашачыларның күңеленә хуш килерлек чараларга бай булды кичә. Миләүшә Мингазова, Чулпан Мирзаянова, Вәсилә Мөҗиповадан торган трионың бәйрәм сценкасы күрсәтүе, Фәридә Мингазованың “Бас әле станокка” җырын башкаруы  уңай тәэсир калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International